1 июльдә республикада 33 градус эссе булуы көтелә
Соңгы яңалыклар

1 июльдә республикада 33 градус эссе булуы көтелә

Ял көннәрендә Татарстанда эссе һава торышы саклана

Киләсе тәүлектә Казанда алмашынучан болытлы һава булачак, явым-төшем күзәтелми. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк.  Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Татарстанда шимбәдән якшәмбегә каршы төндә +14... +19 градус көтелә. 1 июльдә республикада һава температурасы +28...+33 градус булачак.

2 июльгә каршы төндә Татарстанда +16...+21 градус көтелә. Дүшәмбе көндез Татарстанда 31-36 градус җылы булуы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал, диелгән хәбәрдә.

фото: Эльвира Мөбарәкшина


Нет комментариев