Мин кем дип уйланам мин һаман,
Ни өчен килгәнмен дөньяга?!
Узып барышыммы, соңгы тукталышмы,
Барыр юлым әле кайларга?!
Башларымда ни кадәрле уйлар -
Мәңгелектә юллар бик чикле.
Шул юлларны ничек узыйм икән.
Дөнья кумый гына, интекми?!
Кичләр җиткәч, йоклый алмый ятам,
Гел изгелек килә эшлисе.
Иртән торсаң, бар да кирле-мырлы,...
Мин кем дип уйланам мин һаман,
Ни өчен килгәнмен дөньяга?!
Узып барышыммы, соңгы тукталышмы,
Барыр юлым әле кайларга?!
Башларымда ни кадәрле уйлар -
Мәңгелектә юллар бик чикле.
Шул юлларны ничек узыйм икән.
Дөнья кумый гына, интекми?!
Кичләр җиткәч, йоклый алмый ятам,
Гел изгелек килә эшлисе.
Иртән торсаң, бар да кирле-мырлы,
Сүгенеп тә куям, нишлисең?!
Без дигәнчә генә барса икән,
Әй, бу дөнья, дөнья куласа.
Нужа дигән атны чыбыркылап
Куасы да әле, куасы.
Соңгы тукталыш бит алда көтә,
Ашыгабыз никтер шул чиккә.
Матур итеп кенә яшисе дә,
Без дигәнчә булмый шул һич тә.
Белмим инде, яңа баштан башлап
Яшәсәм дә булмас үзгәреп.
Авызымнан өзеп иң яхшысын
Якын дуслар алды элгәре.
Сүзләремдә әгәр ялган булса,
Әйтегез сез карап йөземә...
Җимешләрне санар чаклар җиткән,
Кереп барам алтын көземә.
Нет комментариев