Күңел көтә
Пар каеннар утырттык без Өй түренә. Тормышка ямь биреп үссен, Диеп бергә. Аннан бирле ничә айлар, Еллар үтте. Без утырткан ике каен Шаулап үсте. Шуннан бирле инде синең Килгәнең юк. Күкрәп үскән пар каенны Күргәнең юк. Сыена алар бер-беренә Көчле җилдә. Сөйләнелми калган хисләр Ташый миндә. Каеннар да сердәш булып,...
Пар каеннар утырттык без
Өй түренә.
Тормышка ямь биреп үссен,
Диеп бергә.
Аннан бирле ничә айлар,
Еллар үтте.
Без утырткан ике каен
Шаулап үсте.
Шуннан бирле инде синең
Килгәнең юк.
Күкрәп үскән пар каенны
Күргәнең юк.
Сыена алар бер-беренә
Көчле җилдә.
Сөйләнелми калган хисләр
Ташый миндә.
Каеннар да сердәш булып,
Бергә үсә.
Күңел һаман, кайтыр диеп,
Сине көтә.
1968
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев