Дәртле хисләр сүрелмәсен (шигырь)
Кая чаба гомер сәгатьләре - Шундый уйның бармы туганы? Әле генә ямьле җәй иде лә, Бүген уйный карлы бураны. Әле генә унсигездә идек, Бүген инде гомер уртасы. Пар атлардай чапкан шул гомернең Билбегәсен иде тотасы. Дилбегәсен тотып, яшьлегемнән Бер киләсе иде әйләнеп. Уйларымның очы ялгыш кына Шунда калган бугай бәйләнеп....
Кая чаба гомер сәгатьләре -
Шундый уйның бармы туганы?
Әле генә ямьле җәй иде лә,
Бүген уйный карлы бураны.
Әле генә унсигездә идек,
Бүген инде гомер уртасы.
Пар атлардай чапкан шул гомернең
Билбегәсен иде тотасы.
Дилбегәсен тотып, яшьлегемнән
Бер киләсе иде әйләнеп.
Уйларымның очы ялгыш кына
Шунда калган бугай бәйләнеп.
Шул бәйләнгән җирдән өзелмичә
Тәгәрәсен гомер йомгагы.
Вакытыннан алда бикләнмәсен
Язмышымның бәхет йозагы.
Язлар алып килгән дәртле хисләр
Сүрелмәсен иде йөзләрдә.
Барыбызга язсын әле, дуслар,
Бәхет күлләрендә йөзәргә.
Әлфирә ГАЙФЕТДИНОВА, Иске Пенәгәр
фото: https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxZ0dPSmZsRWZOTm1lMUN4VlBmY3hWNVp1aXJfM21faERiMUZFX0VNbzc3SmxOV252ZnlLZmZvUVFtOHdxV0xFdVRRWEFzalpTWXM1Rjg3WWRVMi16Y284YUZFLUNQUERJUQ&b64e=2&sign=a6f40998e3480988400cee7ab954486c&keyno=0
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев