Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Янил мәдәният йортына барлык әниләр чакырылган
Биредә "Әнием - күз нурым" дигән күңелле концерт үтте. "Энҗе" бию төркеме, Казаннан махсус кайткан Ринат Нуруллин һәм авыл үзешчәннәре башкаруындагы җырлар әниләргә зур бүләк булды.
-
Мәчкәрә клубында "Бер яшьлектә, бер картлыкта" дигән кичә узды
Мәчкәрә авылы клубында ялгызакларны кавыштыру нияте белән "Бер яшьлектә, бер картлыкта" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Әлеге чарага олыгаеп килгән көннәрендә парсыз калган ирләр һәм хатын-кызлар чакырылды. Очрашу "Назалы", "Чүпләмле" кебек милли уеннар, яшьлек чоры җыр-биюләре белән эчкерсез, күңелле мохиттә узды. Җанлы, җылы әңгәмә-сөйләшүләр чәйле табын артында дәвам итте, дип хәбәр...
-
Район мәдәният йортында, Әниләр көненә багышлап, нәфис сүз һәм җыр конкурсы үткәрелде
Ике көнгә сузылган бу бәйгедә 365 райондашыбыз катнашып, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Беренче көнне авыллардан килгән конкурсантлар чыгыш ясаса, икенче көнне балалар бакчаларында тәбияләнүчеләр, мәктәп укучылары белән беррәттән олылар да сәхнәгә чыкты. Һәр номинация һәм яшь категориясе буенча җиңүчеләр билгеләнде, дип хәбәр итте район мәдәният йорты методисты Фәрзия Салләмова.
-
Мәдәният яңалыклары
Яр Чаллы шәһәрендә фин-угор халкының республикакүләм иҗат фестивале үтте. Анда районыбызның Нырья авылыннан "Сактон", Яңа Каенсардан "Инвожо", Урта Комардан "Зәнгәри" удмурт халык ансамбльләре чыгыш ясап, лауреат исемнәренә лаек булдылар. Шулай ук мастер класс күрсәтеп, сертификатка ия булдылар. Ә Илгиз Зарипов җитәкчелегендәге "Баламишкин" гармунчылар ансамбле Нократ Аланы шәһәрендә үткән регионара фестивальдә...
-
Күкшелдә “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән иҗат кичәсе үтте (+Фото)
Күкшел мәдәният йортында авылдашыбыз Люция апа Хәлиуллинаның иҗатына багышланган "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дигән иҗат кичәсе узды. Бәйрәмдә Люция апа иҗат иткән шигырьләр, бәетләр укылды. Чара төрле милли уеннар, биюләр белән үрелеп барды. Люция апаны хөрмәт итеп килгән кунаклар арасында аның белән озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре, туганнары катнашты....
-
Кукмаралылар Балтачта концерт куйдылар
Районыбыз үзешчәннәре Балтач мәдәният йортында "Их, Кукмара, Кукмара, ерагаймасын ара" дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясап кайттылар. Ызандаш районнар белән ныграк аралашу, бер-береңнең иҗатын, сәләтен якыннан күрү максатыннан мондый чаралар үткәрү инде традициягә әверелде. Концертны "Әссәләмәгаләйкем" җыры белән Алмаз Харисов башлап җибәрде. Шулай ук Илнар Камалиев, Динара Николаева, Рәфидә...
-
Югары Өскебаш клубында “Канат сыдыру” өмәсе үткәрелгән
Югары Өскебаш авылы клубында халкыбызның милли йоласы - "Канат сыдыру" өмәсе үткәрелде. Өмәдә катнашкан балалар тизәйткечләр, тел көрмәкләндергечләр, табышмаклар әйтүдә көч сынаштылар. Соңыннан олылар белән кичке уеннар оештырылды, дип хәбәр итте район Мәдәният йорты методисты Фәрзия Салләмова.
-
Шагыйрь, журналист Вәгыйз Хәсәновны искә алу кичәсе була
21 ноябрь, шимбә көнне, 18.00 сәгатьтә Нормабаш авылы клубында озак еллар районның комсомол һәм партия органнарында, мәгариф системасында эшләгән, шагыйрь, журналист Вәгыйз Хәсәновны искә ал кичәсе була. Рәхим итегез.
-
Гөлназ Шәрипҗанова: Илсур белән танышкач, яңа сулышым ачылды
Соңгы вакытта Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар дуэты популярлашып китте. Җыр башкару ягыннан гына түгел, танылган артистларның концертларын алып баручы буларак та бу парга профессиональ осталык хас. Гөлназ үзе дә актив, аралашучан, гади һәм һәр фикерен турыдан бәреп әйтә. Аның белән аралашу җайлы, рәхәт. - Гөлназ, Илсур белән "Гүзәл-Илдар" җыр театрында...
-
Әсән-Елга клубында зур концерт булды
Әсән-Елга авылы мәдәният йортында авыл үзешчәннәре көче белән "Күңелле ял итегез" дип аталган зур концерт үткәрелде. Җыр-бию осталарының һәм әлеге мәдәният йорты каршында оештырылган "Хыял" балалар бию төркеменең (җитәкчесе - Лилия Вәлиуллина) чыгышларын тамашачылар яратып кабул итте, дип хәбәр итте район Мәдәният йорты методисты Фәрзия Салләмова.
-
Аш.Буҗи клубында "Бәхет өчен ни кирәк, кушылса ике йөрәк" дигән тематик кичә үткәрелде
Аш.Буҗи авылы клубында Адай клубы хезмәткәрләре белән берлектә "Бәхет өчен ни кирәк, кушылса ике йөрәк" дигән тематик кичә үткәрелде. Әлеге чара үзвакытында гаилә кормаган егет-кызларга үгет-нәсихәт бирү, парлы тормышның өстенлекләрен, ялгызларның киләчәге аянычлы булуын җиткерүгә багышланган иде. Авыл имамы Мансур хәзрәт никахлашып яшәүнең саваплы һәм уңышлы икәнен сөйләде. Кичә "Кызлар...
-
Вера Брежнева Италиядә яшеренеп кенә кемгә кияүгә чыккан? (+Фото)
Вера Брежнева продюсер Константин Меладзега кияүгә чыккан, дип яза II Tirreno Versilia итальян гәҗите. Туй мәҗлесе Тоскананың Форте-деи-Марми курорт шәһәрендә үткән. Гашыйкларны шәһәр мэры Умберто Буратти шәхсән үзе теркәгән. Соңрак «Российская газетада» Вера Брежнева туй турындагы мәгълүматны рәсми рәвештә раслаган. Социаль челтәрләрдә шәхси фотоларын урнаштырып, "Бәхет тынычлык тели, барыгызга та...
-
Зөлфия Вәлиева «Зө-Ләй-Лә»дән нигә аерылган?
Шушы көннәрдә «Зө-Ләй-Лә» дән ике Ләйсән «Казан» бию ансамбле белән Башкортстанга 10 көнгә зур гастрольләргә чыгып киттеләр. Ә Зөлфиягә ник алар белән бармаган соң? "Театрда «Өченче бүлмәдә эт яши» дигән яңа «пьесага утырдык». Пьесаны башта бөтен катнашачак артистлар режиссер белән укыйлар. Ул - иҗат процессының беренче өлеше. Шуны «пьесага утыру»...
-
Раяз Фасыйхов: Үзем өчен тәҗрибә, рухи файда алырлыгы булмаган татар эстрада концертларына йөрмим
Аның эстрада сәхнәсендә мөстәкыйль эшли башлавына быел тугыз ел тулган. Шул еллар эчендә саллы гына репертуар туплап, алты программа әзерләгән, хискә бай җырлар тыңларга яратучы үз тамашачысын булдырган инде ул. Раяз белән берничә ел элек әңгәмә корганда, аның хакында үз-үзенә артык ышанган, «һавалы йолдыз» дигән фикер калган иде. Ул аның...
-
Иске Йортта узган концерт кичке уеннар белән үрелеп барды
Иске Йорт авылы клубында район Мәдәният йорты үзешчәннәре зур концерт куйды. Чыгышлар кичке уеннар белән үрелеп барды. Тамашачылар бу уеннарда актив катнашты. Яшьлекләрен хәтерләткән "Чүпләмле", "Биш парлы", "Назалы" уеннары өлкәннәрнең күңеленә хуш килде, дип хәбәр итте район Мәдәният йорты методисты Фәрзия Салләмова.