Зөлфия Вәлиева «Зө-Ләй-Лә»дән нигә аерылган?
Шушы көннәрдә «Зө-Ләй-Лә» дән ике Ләйсән «Казан» бию ансамбле белән Башкортстанга 10 көнгә зур гастрольләргә чыгып киттеләр. Ә Зөлфиягә ник алар белән бармаган соң? "Театрда «Өченче бүлмәдә эт яши» дигән яңа «пьесага утырдык». Пьесаны башта бөтен катнашачак артистлар режиссер белән укыйлар. Ул - иҗат процессының беренче өлеше. Шуны «пьесага утыру»...
Шушы көннәрдә «Зө-Ләй-Лә» дән ике Ләйсән «Казан» бию ансамбле белән Башкортстанга 10 көнгә зур гастрольләргә чыгып киттеләр. Ә Зөлфиягә ник алар белән бармаган соң?
"Театрда «Өченче бүлмәдә эт яши» дигән яңа «пьесага утырдык». Пьесаны башта бөтен катнашачак артистлар режиссер белән укыйлар. Ул - иҗат процессының беренче өлеше. Шуны «пьесага утыру» дип атыйбыз. Авторы - Рөстәм Мингалим, режиссеры - Резеда Гарипова. Премьера 10 декабрьдә булачак. Мин Гөлия исемле хатынны уйныйм. «Зө-Ләй-Лә»дән ике Ләйсән «Казан» бию ансамбле белән Башкортстанга гастрольләргә чыгып киттеләр. Мин театрда яңа спектакль өстендә эшлим. Язмыш шулай итә, берни эшләтеп булмый, кызлар мине коткара, аларга рәхмәтем чиксез. Театр - төп эшем", дип белдергән Зөлфия "Шәһри Казан" газетасына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев