Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
18 декабрьдә “Кукмара кышы” фестиваленең сайлап алу турлары башлана
18 декабрьдә - Әсән-Елга, 19 декабрьдә Зур Сәрдек авылларында "Кукмара кышы" татар җыры фестиваль-конкурсының сайлап алу турлары үткәрелә. Әлеге чарага 15-35 яшьләрдәге җыр сөючеләр чакырыла. Һәркайсыннан ике җыр: 70-80 елларныкын һәм үзе теләгән җырны башкару соралачак. Башлана 19 сәгатьтә.
-
17 декабрьдә район Мәдәният йортында “Каз өмәсе” узачак
Программада хуҗа һәм хуҗабикәләр арасында төрле номинацияләрдә бәйгеләр үтәчәк: - "Иң авыр каз" - "Иң чиста каз" - "Иң ишле оя" - "Каздан әзерләнгән милли ризыклар". Бәйрәм концертының программасында районыбызның танылган бию төркемнәре һәм җырчылары чыгыш ясаячак. Бәйгедә катнашучы хуҗабикәләрне бүләкләр көтә. Башлана 19 сәгатьтә. Керү ирекле. Рәхим итегез!
-
Мәмәширдә “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән очрашу узды
Мәмәшир авылы мәдәният йортында авылдашларның "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дигән очрашуы булды. Халык иң элек авылның горурлыгы -республика рәссамнар оешмасы әгъзасы Мәхмүт Исмәгыйлевнең иҗат күргәзмәсе белән танышып хозурланды. Читтән кайткан кунаклар үзләренең балачак хатирәләрен, яшьлек елларын искә алып сөйләделәр, кайта алмаганнарның видеосәламнәре тыңланды. Бай эчтәлекле программа үзешчәннәрнең дәртле җырлары,...
-
Сабанчино клубында “Ак юл сиңа, солдат!” дигән кичә узды
Сабанчино авылы клубында армиягә китәчәк Ильмир Нәҗипов хөрмәтенә "Ак юл сиңа, солдат!" дигән озату кичәсе үтте. Булачак солдатны һәм әти-әнисен сәхнә түренә чакырып, җирлек башлыгы, авылдашлары, дуслары җылы сүзләрен җиткерделәр. Егетнең, хәрби хезмәтне лаеклы үтәп, туган якка исән-сау әйләнеп кайтуын теләделәр.Тантаналы өлештән соң чәй табыны әзерләнде, дип хәбәр итте район...
-
Зур Сәрдектә "Туган як бизәкләре" дигән бәйрәм узачак
13 декабрьдә Зур Сәрдек "Ак калфак" оешмасы мәдәният йортында шул җирлектә яшәүче һөнәр осталарына багышланган "Туган як бизәкләре" дигән фольклор бәйрәм үткәрә. Башлана 13.00 сәгатьтә. Бәйрәмгә рәхим итегез!
-
Сабанчино авылында юбилярларны хөрмәтләделәр
Озак еллар буе төрле өлкәләрдә фидакарь хезмәт куйган авылдашларын Сабанчино халкы хөрмәт итеп яши. Күптән түгел биредә клуб мөдире Әнисә Гайфетдинова тырышлыгы белән "Сабанчином - гомер бишегем" дигән кичә үткәрелеп, бу күркәм чарага юбилей ияләре чакырылды. Менә алар: "Урал" күмәк хуҗалыгының "Рассвет" бүлекчәсендә склад мөдире булып эшләүче Гафур Зәйнетдинов (55...
-
Түбән Арбаш клубында “Тормышка мәдхия” дигән музыкаль кичә узды
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Түбән Арбаш клубында "Тормышка мәдхия" исемле әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Китапханәче Рима Хисамова кичәгә килгән кунакларны тормыш сынаулары алдында югалып калмаска өндәп, мөмкинлекләре чикле булган язучылар Фәнис Яруллин, Гакыйль Сәгыйров, Рәниф Шәриповларның тормыш юллары һәм иҗатлары белән таныштырды. Кичәдә инвалидлар һәм ветераннар советы рәисе Рашат Хәлиуллин катнашып,...
-
Югары Чураның “Карендәшләр” ансамбле фестивальдән өченче дәрәҗә лауреат исеме белән кайтты
Югары Чура авылының "Карендәшләр" керәшен халык фольклор ансамбле, Мамадыш районының Дусмәт авылында үткән "Керәшеннәр җыру әйтә" зона фестиваль-конкурсында катнашып, гала-концертта чыгыш ясау хокукына ия булдылар. Гала-концерт Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге мәдәният йортында үтте. "Карендәшләр" ансамбле аннан III дәрәҗә лауреат исемен алып кайтты.
-
Кече Чура һәм Лельвиж авыллары халкы яңа клублы булачак
Быел республика Президентының "Һәр авылга - мәдәният йорты" программасы нигезендә районда колачлы эшләр башкарылды. Мәмәшир авылында 200 урынлы мәдәният йорты төзелде, Чарлы мәдәният йортына зур ремонт ясалды. Бүгенге көндә Түбән Өскебаш мәдәният йортын яңарту эше бара, ә Кече Чура, Лельвиж авылларында яңа клублар калкып килә. Киләсе елда исә район һәм...
-
Яңа Комар клубында 80нче еллар дискотекасы үтте
Яңа Комар авылы клубында, Әниләр көненә багышлап, "80нче еллар дискотекасы" үтте. Бирегә җыелган әниләр-әбиләр, яшьлек елларын искә төшереп, әйлән-бәйләнле уеннарда катнаштылар. Бәйрәмгә җыр-биюләр, шигырьләр, мәзәкләр ямь бирде.
-
РДКда 4 декабрьдә “Йөрәктән йөрәккә” дигән бәйрәм концерты була
4 декабрьдә, 14.00 сәгатьтә район Мәдәният йортында Халыкара инвалидлар көне уңаеннан "Йөрәктән йөрәккә" дигән бәйрәм концерты була. Керү ирекле.
-
Чишмәбаш клубында бәйрәм кичәсе үтте (+Фото)
Чишмәбаш авылы клубында "Ана-шәфкать нигезе" дип аталган бәйрәм кичәсе оештырылды. Бәйрәм котлаулар, җыр-биюләр белән үрелеп барды.
-
Кукмара үзешчәннәрен Мамадышта яратып каршыладылар
Кукмара районы үзешчәннәре - җырчылар, гармунчылар, биючеләр Мамадыш районының Шәдче авылы мәдәният йортында "Эх, Кукмара, Кукмара, ерагаймасын ара" дигән концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Авыл халкы кукмаралыларны тулы зал белән каршылады, һәр чыгышны көчле алкышларга күмеп, җыр-моңнарын яратып кабул итте. Безнең үзешчәннәрне "Тагын килегез!" дип чакырып калдылар. Бу хакта район...
-
РДКда бүген Әниләр көненә багышланган концерт була
Бүген, 27 ноябрь көнне, район Мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган концерт оештырылачак. Башлана сәг.18.00дә. Керү ирекле. Рәхим итегез!
-
Зур Сәрдек халык театры "Идел-йорт" фестиваленең финал өлешенә керде
Халык театрларының унбишенче төбәкара "Идел-йорт" фестиваленең финал өлеше бара. Бу бәйгедә быел Зур Сәрдек халык театры катнаша. Туфан Миннуллинның "Без бит авыл малае" комедиясен Дәрвишләр бистәсенең Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда шәһәр тамашачысы җылы кабул итеп, мул алкышларга күмде. Мәртәбәле жюри әхелләре дә артистларыбызның уенына бик матур бәя бирделәр. Барысы бер...