Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Байлангар клубында "Җырлыйм туган якта" дигән хәйрия концерты үткәрелде
Концерт авыл имам-хатыйбы Габделфәрт хәзрәт вәгазе белән башланып китте, шулай ук җирлекнең ветераннар советы җитәкчесе Гөлфия Газизуллина башкаруында мөнәҗәтләр яңгырады. Авылның яшь үзешчәннәре белән беррәттән сәхнә ветераннары һәм кунакка кайткан авылдашларның, район мәдәният йорты үзешчәннәре Әлфинур Юнысова, Роза Тимеркиналарның чыгышларын халык алкышлар белән кабул итте. Концерттан җыелган акчалар авыл мәчетенең...
-
Зур Сәрдеккә бүген Илсөяр Бәдретдинова һәм “Казан егетләре” килә
5 ноябрь көнне, 19.00 сәгатьтә, Зур Сәрдек Мәдәният йортында Илсөяр Бәдретдинова һәм "Казан егетләре" төркеменең концерты була. Билет бәясе 300 сум.
-
Иртәгә РДКда бәйрәм концерты була
4 ноябрьдә район Мәдәният йортында районыбызның фольклор коллективлары, үзешчән артистлар катнашында зур концерт булачак. Башлана 17 сәгатьтә. Керү ирекле.
-
Иске Йорт клубында район үзешчәннәре зур концерт куйган
Авылыбыз клубында район Мәдәният йорты үзешчәннәре зур концерт куйды. Чыгышлар кичке уеннар белән үрелеп барды. Тамашачылар бу уеннарда актив катнашты. Яшьлекләрен хәтерләткән "Чүпләмле", "Биш парлы", "Назалы" уеннары өлкәннәрнең күңеленә хуш килде, дип хәбәр итте Иске Йорт авылы клубы мөдире Альмира Гомәрова.
-
РДКда якташыбыз Мәгъсүм ага Насыйбуллинны искә алу кичәсе була
29 октябрьдә, 13.00 сәгатьтә район Мәдәният йортында Байлангар авылында туып-үскән якташыбыз - язучы, журналист, юрист Мәгъсүм ага Насыйбуллинны искә алу кичәсе була. Кичәдә язучының туганнары, каләмдәшләре һәм якташлары катнаша. Шулай ук язучыларның китапларын сату да оештырылачак.
-
Зур Сәрдек клубында авыл хуҗалыгы белгечләре очрашты (+Фото)
Зур Сәрдек мәдәният йортында элек эшләгән авыл хуҗалыгы белгечләренең "Эх, бар иде яшь чаклар!" дип исемләнгән очрашу кичәсе уздырылды. Кунаклар өчен бәйрәм табыны, фотокүргәзмә һәм концерт әзерләнде. Бәйрәм бик истәлекле һәм күңелле узды. Рәмзия ХӨСӘЕНОВА хәбәре
-
Зур Сәрдек клубында егетләрне солдатка озату кичәсе узды (+Фото)
Зур Сәрдек мәдәният йортында "Ак теләкләр, ап-ак юл сезгә!" дигән солдат озату кичәсе уздырылды. Авыл тарихында беренче тапкыр! Бер нәселдән дүрт Гайфетдинов - Ризван, Рүзәл, Искәндәр, Рәмис хәрби хезмәткә китәләр. Егетләргә хәерле сәфәр теләргә әти-әниләре, туганнары, дуслары, укыткан укытучылары килде. Җыр-бию белән үрелеп барган кичә солдатка китүчеләрнең күңелендә матур бер...
-
Зур Кукмарадан Илзирә Зарипова беренче каналдан баручы “Голос. Дети” шоу-программасының кастингында катнашты
-Беркөн телевизор карап утыра идем, беренче каналдан барган "Голос. Дети" шоу-программасына кастинг игълан ителүен күрдем. Катнашып, үземне сынап карыйм әле, дим. Анкета аша үзем белән кыскача таныштырып, җырларым тупланган аудиоязманы Интернет аша программаның сайтына җибәрдем. Зур Кукмара авылы кызы Илзирә Зарипова белән әңгәмәбез әнә шулай башланды. Унөч кенә яшь булса...
-
Радик Юльякшин нигә Татарстанга килергә икеләнгән?
Популяр җырчы Радик Юльякшинның (Элвин Грей) Татарстан буйлап гастрольләре гөрли. Җырчы үзе яңа программа белән Татарстанга бик озак җыенганын белдерде. "Программа башкорт телендә барганга күрә, Татарстанга килергәме-юкмы, дип бик озак икеләндем", - ди Радик. Борчылуы юкка булган: Татарстан халкы Радикны колач җәеп каршы алды, алкышларга күмде. Җырчы егетне һәр районда...
-
Пычак авылында клуб мөдире матур бәйрәм ясады
Безнең Пычак авылында инде менә ничә еллар Өлкәннәр көне бик күңелле, истә калырлык итеп билгеләп үтелә. Клуб мөдире Фирдәүсә Галимованың тырышлыгы бу. Уңган-булган хуҗабикә икәнлеге мул итеп әзерләнгән табыннан да күренә. Быел да авылыбызның бар өлкәне мәдәният йортына җыелды. Клуб хезмәткәрләре бик матур концерт күрсәтте. Аларның җыр-моңнары барчабызның күңеленә үтеп...
-
Ландыш Нигъмәтҗанова: минем өчен Фәрит – идеаль кеше
Танылган җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова белән әңгәмә укырга тәкъдим итәбез. - Ландыш, өч бала әнисе булу ничегрәк? - Ничек дип... Хатын-кыз бала табарга тиеш. Без бит үзебез өчен яшәмибез. Балалар өчен яшибез. Мин өч балалы гаиләдә үскәнгә, үземнең дә өч балам булуын теләдем. Менә шулай бер-бер артлы таптым. Әнвәргә - 5...
-
Район мәдәният идарәсенең җыелма командасы Яр Чаллыда үткән республика телевизион фестиваленнән ике номинациядә җиңү белән кайтты
Район мәдәният идарәсенең җыелма командасы Яр Чаллы шәһәрендә үткән "Безнең заман" эшләүче яшьләр иҗатының республика телевизион фестивалендә катнашып кайтты. Алар җыр, бию, үзенчәлекле номер номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Район Мәдәният йорты директоры урынбасары Виталий Андреев "Вокал" номинациясендә - икенче, Әсән-Елга мәдәният йорты хезмәткәре Лилия Вәлиуллина "Үзенчәлекле номер" номинациясендә өченче дәрәҗә лауреатлар...
-
Вахитлеләр тырышып эшли дә, ял да итә беләләр (+Фото)
Вахит мәдәният йортында Корбан гаете бәйрәмнәре, авылының үзешчән осталарының сезон ачылышы уңаеннан "Сөмбелә" бәйрәме үткәрелде. Анда мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән күргәзмә дә тәкъдим ителде. Концерт барышында уңыш турында төрле сынамышлар, табышмаклар әйтелде, игеннәрне җыеп алуда үзләренең өлешләрен кертүчеләргә, терлекчеләргә изге, матур теләкләр җиткерелде. Авылыбызда нинди генә талант ияләре...
-
Кукмарада якташыбыз, удмурт халкының күренекле шагыйре Гай Сабитовның тууына 100 ел тулуга багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды (+Фото)
Районыбызда якташыбыз, удмурт халкының күренекле шагыйре, Удмурт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, бөек татар шагыйрьләре Габдулла Тукай, Муса Җәлилнең шигырьләрен удмурт теленә тәрҗемә иткән Гай (Гайфетдин) Сабитовның тууына 100 ел тулуга багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булды. Район тормышындагы бу зур вакыйга уңаеннан дәрәҗәле кунаклар: Россия мәгариф һәм фән министрлыгы, Удмурт республикасының...
-
РДКда “Сөмбелә” бәйрәме узачак
21 сентябрьдә район Мәдәният йортында халкыбызның милли бәйрәме - "Сөмбелә" оештырыла. 1. Районыбызның үзешчән сәнгать төркемнәренең иҗади сезонны ачу концерты. 2. Хуҗабикәләр бәйгесе: - иң мул көзге уңыш - көзге уңыштан күптөрле ризыклар - иң күркәм чәчәк бәйләме - иң оригиналь җиләк-җимеш. Хуҗабикәләрне бәйгедә катнашырга көтеп калабыз. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә....