Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
8 яшьтән узган малайлар өчен РДКда бию түгәрәге оештырыла
Хөрмәтле әти-әниләр! Район Мәдәният йортында эшләп килүче бию түгәрәге 8 яшьтән узган ир балаларны түгәрәккә чакыра. Җитәкчесе, яшь белгеч, Казан шәһәренең "Сәйдәш" бию театры биючесе Раил Вәлиев.
-
Кукмараның Планетарная урамында "Ишегалды бәйрәме" узды (+Фото)
Кичә Планетарная урамы утызынчы йорт янында беренче тапкыр "Ишегалды бәйрәме" үткәрелде. Әлеге йортта яшәүчеләр, күрше-тирә урамнардан килгән кунаклар рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, шулай ук район җитәкчелеге белән дә очрашты. Район Мәдәният йорты үзешчәннәре дәртле көй-моңнарын бүләк итте, ә сәнгать мәктәбе укучылары балаларны биетте, уйнатты. Бәйрәм итәрлекләре дә бар: йортка...
-
Купкада "Хуш, ямьле җәй!" дигән авыл бәйрәме узды (+Фото)
Бәйрәм волейбол ярышы, җыр, бию, нәфис сүз,төрле уеннар белән үрелеп барды. Әлеге чарага килүчеләр ухадан авыз итеп, күңел ачып бәйрәм иттеләр. Бәйрәмне оештыручы мәдәният хезмәткәрләренә, спорт тренеры Миннерахманга, уха пешерүче егетләргә, спонсорлык ярдәме күрсәткән Мансур әфәндегә һәм барлык Купка авылы яшьләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез! Заһидә Галимова
-
Казанның “Родина” кинотеатрында Заһид Мәхмүдинең “Әче балан” романы буенча төшерелгән “Җәза” драмасын тәкъдим итү кичәсе була
8 сентябрьдә, көндезге сәгать 11.00дә, Казан каласының "Родина" кинотеатрында Заһид Мәхмүдинең "Әче балан" романы буенча төшерелгән "Җәза" драмасын тәкъдим итү кичәсе була. Нәфис фильм республикабызда үткәрелә торган "Мөселман киносы" фестивале кысаларында күрсәтелә. "Мәхмүтфильм" тарафыннан төшерелгән әлеге тасманы милли кино сәнгатен сөючеләр вакыйга буларак кабул итәр дигән өметтә калабыз. Фильм Кукмара...
-
28 август көнне Кукмарада узачак бәйрәм программасы
8.00-18.00 - төбәкне өйрәнү музеенда күргәзмә- экспозиция; 15.00-21.00 - Кукмара күппрофильле лицей каршындагы мәйданда балалар өчен уен мәйданчыгы (кабартылган таучыклар һәм башкалар). Җиңү Паркы каршындагы мәйданда мәдәни чаралар: 17.30 - 18.00 - "Мин яратам сине, Татарстан" - үзешчән сәнгать осталарының концерт программасы; 18.00-19.00 - Республика көненә, Кукмара районы оешуга һәм...
-
Адайда "Кичке уен" узды (+Фото)
Район Мәдәният йорты хезмәткәрләренең авылларда "Кичке уен"нар оештырып йөрүләрен белә идек. Менә шундый матур тамашаны Адай авылы халкына да бүләк итте алар. Көтү кайтып, малларын карап, йорт-кура тирәсендәге эшләрен тәмамлагач, авыл халкы дәртле моң-көй агылган җиргә - клуб ишегалдындагы мәйданчыкка җыйналды. Яшь-җилкенчәк кенә түгел, апа-абыйлар да, ак яулыклы әбиләр дә...
-
Күкшел авылында “Уйнагыз, гармуннар!” дигән кичә узды
Әлеге бәйрәмне оештыручы Хәлиуллин Илһам абыйга, мәдәният йорты директоры Гыймадиев Илнурга һәм "Зөлфәрит" чишмәсе янында торучы авылдашларыбызга бик зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Шулай ук бу кичәне үзенчәлекле итеп алып барган Ләйсән апа Заһидуллинага, Сәрия апа Әхмәтгалиевага, бәйрәмебезгә ямь өстәгән районыбыздан килгән кунакларга, Зур Сәрдекнең "Чәчкә" бию ансамбленә барлык авылдашлар, кайткан кунаклар...
-
Пычак авылы клубында “Туфан – безнең күңелләрдә” дигән әдәби кичә узды (+Фото)
Әгәр дә Татарстанның Халык язучысы, күренекле драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин исән булса, аңа 25 августта 80 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, 2011нче елның 2 май иртәсендә ул безнең арабыздан китеп барды... Туфанның 80 еллыгына багышлап башкалабызда төрле чаралар үткәрелүе көтелә. Бу уңайдан Пычак авылы клубында да "Туфан...
-
Югары Шөн авылында “Туган авылым минем” дигән бәйрәм үткәрелгән
Югары Шөн авылында, бал Спасына багышлап, инде традициягә әверелгән "Туган авылым минем" дигән бәйрәм үткәрелде. Бу чарада күрше авыллардан: Иске Очадан "Италмас", Поч.Сутердан - "Зарни шет" ансамбльләре катнашты. Конкурслар,биюләр бәйрәмгә ямь өстәде. Кунаклар, балга манчып, тәмле белен белән сыйландылар, дип хәбәр итте безгә Югары Шөн клубы мөдире Елена Сергеева. фото:...
-
Мәчкәрәдә “Кичке уен” узган
Бәйрәм районыбызның "Баламишкин" гармунчылар, Зур Сәрдекнең "Чәчкә" бию ансамбльләре һәм аерым башкаручыларның чыгышлары белән үрелеп барды. Шулай ук халкыбызның җырлы-биюле уеннары да оештырылды. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&
-
Районыбыз авылларында “Кичке уен”нар уза
Халкыбызның борынгыдан матур мирас булып килгән җырларын, күңелле көйләрен, дәртле биюләрен, гореф-гадәт, күркәм йолаларын киләчәк буынга җиткерү максатында, район Мәдәният йорты хезмәткәрләре авылларда "Кичке уен"нар оештыра. Әлеге чара Мәчкәрә, Аш.Буҗи, Күкшел авылларында бик матур үтте. "Баламишкин" гармунчылар ансамбленең, үзешчәннәрнең җырлары авыл халкының күңеленә хуш килде. Инде онытылып баручы җырлы-биюле уеннар...
-
Татар эстрадасының моңлы сандугачы Ришат Төхвәтуллин Роза Сабитова янына ни өчен барган? (ФОТО)
Татар эстрадасының моңлы сандугачы Ришат Төхвәтуллин "Беренче канал"дагы "Давай поженимся" тапшыруы алып баручысы Роза Сабитова чакыруы буенча Мәскәүгә барды. Ни өчен Роза Ришатны чакырган соң? Бу атнада Роза кызын кияүгә биргән. Туйны Мәскәүнең иң текә рестораннарының берсендә гөрләтеп үткәргәннәр. Мәҗлескә ул Ришат Төхвәтуллинны да чакырган. Ришатыбыз рус эстрадасының Катя Лель,...
-
Рамил Шарапов икенче тапкыр әти булды
Шушы көннәрдә юмор остасы Рамил Шарапов социаль челтәрдә: "Ура! Мин икенчегә әти булдым! Матурым, бик зур рәхмәт сиңа улым һәм кызым өчен! Аллага шөкер!" - дип язып куйган. Кыз баланың авырлыгы - 3200 кг, буе - 53 см. Сабыйга Рамилнең тормыш иптәше Земфира Линара дигән үзенчәлекле исем сайлаган. "Улыма Раян...
-
Ош.Юмьяда “Мисс-җәй” конкурсы узды
Ош.Юмья авылы клубында мәдәният хезмәткәрләре "Удмурт кенеш" милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәсенең яшьләр бүлеге белән берлектә "Мисс-җәй" дигән конкурс оештырганнар. Бәйгедә Ош.Юмья, Урта Комар, Салкын Чишмә һәм Кукмара кызлары көч сынашкан. Гүзәл затларыбыз визит карточкасы, сәнгать номеры, аш-су, мода күрсәтү кебек конкурсларда үзләрен сынаган. "Мисс-җәй" титулына Ош.Юмьядан Юлия Михайлова ия булган.
-
Төркәш авылында оештырылган кичке уен яшьлеккә алып кайтты
Авылдашлар, кайткан кунаклар бәйрәмгә җыелды. Тирә-якка дәртле, моңлы гармун тавышы таралды. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын искә төшереп, төрле уеннар: "Биш парлы", "Йөзек салыш", "Капкалы", "Назалы" һәм башкалар уйналды. Дәртле җыр-биюләр, шигырьләр, уен-көлке - барысы да булды. Авыл клубы мөдире Нәфыйк Зиннәтов ярдәме белән бу көнне яшьлегебезгә кайтып килгәндәй булдык. Һаман да...