Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Илсөя Бәдретдинова: Безгәме соң кеше сөйләргә?!
Күптән түгел яхшы таныш булмаган кешеләр белән бер табын артында утырырга туры килде. Алар бөтенесе дә бер-берсен күптәннән белгәнгәдер инде, әлбәттә, сөйләштеләр дә сөйләштеләр... Дөресрәге, кеше сөйләделәр дә сөйләделәр. Яманлап әйтәсем килми, бәлки кемне сөйләгәннәрен белсәм, мин дә берәр сүз кыстырган булыр идем. Иң кызыгы шунда: ярты сәгатьләп ниндидер хатынны...
-
Татар кызы Алинә Павел Бурега кыз бала тапкан (+фото)
Билгеле хоккейчы Павел Буреның хатыны Алинә Хәсәнова кыз бала тапты. Алинәгә 29 яшь. Ул 18 яшендә, Чаллыда модель булып эшләгән чагында, Павел белән танышкан. Алар 2009 елда язылышып, Майами һәм Мәскәүдә туй уздырдылар. 2013 елда уллары туды. чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=12204
-
Березняк клубында шоу-тамаша узды
Березняк авылы мәдәният йортында Березняк, Камышлы, Аман-Оштырма авыллары яшьләре катнашында, авыл яшьләре арасында дуслыкны ныгыту, аралашу максатыннан, "Без килмәдек буш китәргә" дигән шоу-тамаша үткәрелгән. Өч турдан торган тамашада катнашучылар үзләре белән таныштырганнан соң, егетләр биремнәр үтәгәннәр, сорауларга җаваплар биргәннәр. Кичә ахырында яшьләр белән "Йөзек салыш", "Биш парлы", "Чума үрдәк, чума...
-
“Баламишкин” гармунчылар ансамбле Су спорты төрләре буенча дөнья Чемпионатына килүчеләр өчен әзерләнгән концертта чыгыш ясаган
Район Мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Баламишкин" гармунчылар ансамбле (җитәкчеләре Илгиз Зарипов) Казан -Арена стадионы янәшәсендә әзерләнгән ачык сәхнәдә - Су спорты төрләре буенча дөнья Чемпионатына килүче тамашачылар өчен әзерләнгән концертта катнашкан. Алар сәхнәдә икенче булып чыгыш ясаганнар. Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчыларның республика конкурсының III дәрәҗә, "Иске Казан түгәрәк уен"...
-
Район Мәдәният йортында якташ язучылар белән очраштык (+Фото)
Көннең яктылыгы - кояшта, күкнең матурлыгы - йолдызларда булса, кешегә кирәкле белем - китапта. Китапханәләрдә якташ язучыларыбызның китапларын күрү күңелгә рәхәтлек бирә, укучыларыбыз да аларның иҗатын ярата, үз итә. Күбебез үз якташ язучыларыбызны китаплары, әсәрләре аша гына танып беләбез. Нәкъ менә андый китап сөюче дусларыбыз өчен китапханәдә һәрдаим очрашулар булып...
-
1 августта Казанның 1010 еллыгына багышланган Сабан туе була (ПРОГРАММА)
1 августта Татарстан башкаласының Мирный бистәсендәге Каенлыкта уздырылачак Сабан туенда 70 меңләп кеше катнашыр дип көтелә. Бәйрәм сәгать 11.00 дә башлана. Бу хакта бүген Казан мэриясендә уздырылган "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта бәйрәмгә әзерлек эшләре тулы көченә алып...
-
Татьяна Навка кияүгә чыга
Тимераякта шуу буенча Олимпия чемпионы Татьяна Навка быел җәй Россия Президенты пресс-секретаре Дмитрий Песковка кияүгә чыга. Туй тантанасы Сочида булыр дип көтелә. 40 яшьлек спортчының 15 яшьлек кызы бар. Икенче баласына бер яшь тула, дип яза tuylar.ru сайты.
-
Мамадышның Питрау Сабан туена Пелагеяның килүе көтелә
Мамадыш районының Җөри авылында Питрау бәйрәме 11 июльдә узачак, дип яза http://mamadysh-rt.ru.. Быел керәшеннәрнең Питрау сабантуена популяр Россия җырчысы, Беренче каналдагы "Голос" проектын алып баручыларның берсе Пелагея килергә җыена икән. Бу хакта Нократ (Вятка) сайты http://mamadysh-rt.ru хәбәр итә. Башкала йолдызы кайсы мәйданчыкта һәм кайсы вакытта чыгыш ясаячагын бәйрәм алдыннан сөйләрбез,...
-
Түбән Арбаш клубында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп уздылар (+Фото)
Мәдәният йортлары беркайчан тынып тормый. Түбән Арбаш клубында да шушы көннәрдә "Бәхетебез булсын түгәрәк" дигән чара узды. Бәйрәм концерт номерлары, тәбрикләүләр белән үрелеп барды, дип хәбәр итә Энҗе Гайнетдинова.
-
Ильмира Нәгыймова ни өчен Казаннан китә?
Татар эстрадасының якты йолдызы Ильмира Нәгыймова гаиләсе белән 9 ай Казанда яшәгәннән соң, яңадан Чаллыга күченергә булган. Анда тормыш иптәше, җырчы Руслан Кираметдиновның әти-әнисе фатирында яшәячәкләр. "Казанда фатирны арендалап яшәдек. Бу акчаны "җилгә очты" дисәң дә була, шуңа күрә фатир арендалау ялыктырды. Икенче яктан, әти-әниләр ерак булгач, улыбыз Камилне калдырып...
-
Иркә өченче тапкыр әни булды!
3 июль көнне 19 сәгать 40 минутта татар эстрадасының танылган җырчысы Иркә өченче тапкыр әни булды! Сабый (3200, 53см) Казанның 1нче номерлы балалар тудыру йортында дөньяга килгән. "Аллага шөкер, мин дә, бала да, исән-сау, үзебезне яхшы хис итәбез. Янымда туганым - килен кулымнан тотып торды. Якын кеше янда булганда, бала...
-
Ныртыда эшмәкәрләр бәйрәм уздырган
Нырты төбәгендә Россия көненә багышланган милли бәйрәм уздырганнар. Авылдан чыккан эшмәкәр егетләрнең матди ярдәме белән оештырылган җыр-бию, күңелле уеннар белән барган бәйрәм авыл халкы күңелендә матур тәэсирләр калдырган. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&
-
Кукмаралылар Казан психоневрологик интернатында концерт куйдылар
Поч. Кучук мәдәният йорты директоры, "Татар моңы" республика фестивале лауреаты Руслан Хасанов һәм "Кнавел" мари халык фольклор ансабле Казан психоневрологик интернатында булып, аның пациентлары өчен хәйрия концерты күрсәттеләр. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=730.iWAK7qeLMrY6WAh5teBwMPOwfdi6I-
-
Кукмарада Яшьләр көне Җиңү Паркы каршындагы мәйданда үтәчәк
27 июньдә поселокның Җиңү Паркы каршындагы мәйданда Яшьләр көне билгеләп үтеләчәк. 19-20 сәгатьләрдә - мәдәни-күңел ачу программасы, 21-23 сәгатьләрдә дискотека була. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&
-
"Тылсым"да инвалидлар һәм ветераннар Сабан туе узачак
26 июньдә "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә инвалидлар һәм ветераннарның Сабан туе үткәрелә. Теләге булган һәркемне бәйрәмдә актив катнашырга чакырабыз. Башлана сәгать 10.00да Кукмара поселогы, Степан Разин урамы, 63 йорт. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=728.aOe59ShTD_lV-