Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Янил аграр көллияте үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтте
Төрле истәлекләргә, чыгышларга, концерт номерларына бай булган бик җылы, эчкерсез очрашу булды ул.
-
Кукмараның 4нче урта мәктәбендә Украинада һәлак булган якташлар истәлегенә истәлек такталары куелды
Тантанада катнашучылар, Илмир Кәшәпов белән Рузил Сабирҗановны искә алып, мемориаль такталарга чәчәкләр куйды.
-
Кукмара районында мобилизацияләнгән якташларга төрле ярдәм чаралары оештырылды
Махсус операциядә катнашучы райондашларга ярдәм итү теләге бер-берсен белмәгән, күрмәгән кешеләрне таныштырды, очраштырды. Мәрхәмәтле, олы йөрәкле якташлар солдатларга булышырга ашыкты. Берәүләр көндәлек кирәк-яраклар җыйса, икенчеләре җылы эчке киемнәр тегә, маскировка өчен сеткалар бәйли башлады...
-
Кукмараның Гафиятуллин урамындагы мунчада ремонт төгәлләнде
Мунча куллануга тапшыруга әзер, бары тик документ эшләре калды.
-
Кукмарада Ватан Геройлары көнендә Мәңгелек ут янына чәчәкләр һәм веноклар куйдылар
Тантаналы митинг Җиңү паркында узды.
-
«Хезмәт даны» газетасы редакциясе грант алу бәйгесендә җиңде
Грант Татарстан халыкларын матбугатта яктыртуга багышланган.
-
Кукмарада социаль өлкәдә хезмәт куючы педагоглар өчен республика күләмендә семинар-киңәшмә узды
Семинарның темасы «Инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балага психологик-педагогик ярдәм: заманча алымнар һәм технологияләр».
-
Авыл мәктәпләрендә яңалык: кайнар ризык ике тапкыр бирелә
Бигрәк тә үсә торган организм өчен энергия чыганагы кирәк, ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин.
-
Сергей Димитриев декабрь аеның юбилярларын бәйрәмнәре белән котлады
Район башлыгы ветераннарны олуг юбилейлары белән ихластан котлый, аларга күңел тынычлыгы, сәламәтлек, балалары, оныклары һәм якыннарының хөрмәтен тоеп яшәүләрен тели.
-
Кукмарада шикәр диабетын профилактикалау турында сөйләштеләр
Чарага «САЛАМАТ+» иҗтимагый сәламәтлек үзәге, «Диабетны җиңәчәкбез» Халыкара хәйрия фонды вәкилләре, республика клиник дәваханәсенең югары класслы белгечләре чакырылган иде.
-
Кукмарада алкалы хоккей буенча «Йолдызлар Кубогы» турниры уза
Турнирда алты команда уйный.
-
Әниләр көне алдыннан Кукмара бала тудыру йортыннан яңа туган сабыйны өенә озату тантанасы булды
Манзарас авылыннан Жанна һәм Юрий Пислегиннар өченче тапкыр әни-әти булды.
-
Олыяз авылында яңартылган клуб ачылды
Бинада төзүчеләр кулы тимәгән бер генә почмак та калмаган.
-
Кукмара районы башлыгы танк училищесы полигонында һәм «Казан Экспо»да мобилизацияләнгән райондашлар белән очрашты
Мобилизацияләнүчеләр махсус операциягә әзерлекнең ничек баруы турында сөйләделәр, үтенечләрен һәм теләкләрен җиткерделәр.
-
Кукмара районына Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдат Хәкимҗан Сафинның күмелгән урыннан бер уч туфрак һәм аның шәхси әйберләрен алып кайттылар
Быелның май аена кадәр ул хәбәрсез югалганнар исемлегендә иде.