Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның 4нче урта мәктәбендә Украинада һәлак булган якташлар истәлегенә истәлек такталары куелды

Тантанада катнашучылар, Илмир Кәшәпов белән Рузил Сабирҗановны искә алып, мемориаль такталарга чәчәкләр куйды.

Украинада махсус хәрби операция барышында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган Кукмара 4нче урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары - өлкән лейтенант Илмир Кәшәпов һәм рядовой Рузил Сабирҗановлар истәлегенә истәлек такталары куелды.

Чарада район җитәкчелеге, геройларның әти-әниләре, якыннары катнашты. 

Сыйныф җитәкчесе Раушания Вәлиуллина Рузил турында: «Зәңгәр күзле, ягымлы елмаюлы егетне мин кечкенәдән беләм. Бишенче сыйныфтан аның сыйныф җитәкчесе булдым. Алтын куллы иде ул, бик матур итеп рәсемнәр ясады. Унынчы сыйныфтан соң укучым Казан технология һәм дизайн көллиятенә укырга керде, алга таба тормышын хәрби хезмәт белән бәйләде. Кызганыч, гомере генә кыска булды. Урыны оҗмахта булсын», - диде ул.

Илмир турындагы истәлекләр белән аның сыйныф җитәкчесе Гөлнара Саттарова уртаклашты: «Илмир тырышып укыды, мәктәп тормышында актив катнашты, спортта яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Хәрби һөнәрне дә очраклы сайламагандыр дип беләм, бик тәртипле, максатчан иде ул. Илмир белән Рузил - икесе дә безнең чыгарылыш укучылары. Алар белән горурланабыз», - диде.

Якташларыбыз истәлегенә мемориаль тактаны ачу хокукы район башлыгы Сергей Димитриевка, һәлак булган егетләрнең әти-әниләренә һәм якыннарына бирелде. 

Чарага җыелучылар Илмир Кәшәпов белән Рузил Сабирҗановларны бер минутлык тынлык белән искә алды. Аннары тантаналы митингта катнашучылар мемориаль такталарга чәчәкләр куйды.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев