Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кукмарада милли көрәш буенча район башлыгы призына беренчелек узды
Анда 9 авырлык категориясендә 90 спортчы катнашты. Көрәш ике келәмдә барды.
-
Кукмарада спорт ветераны Кадрия Заһидуллина истәлегенә өстәл теннисы буенча район чемпионаты узды
Ярышта 30 һәм аннан да өлкәнрәк яшь категориясендә көч сынаштылар.
-
Кукмара районында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен берләште
Махсус хәрби операция башланганнан бирле төрле яшьтәге, дәрәҗәдәге кешеләрне сугышчыларга ярдәм күрсәтү теләге берләштерде.
-
Кукмарада хезмәт ветераны Валентина Куренщикованы юбилее белән котладылар
Ул үзенең 35 елдан артык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый, шуның 27 елын Кукмара икенче урта мәктәбендә укыта.
-
Кукмара районында Вахитов исемендәге хуҗалык призына бишенче тапкыр милли көрәш ярышы үтте
Анда барлыгы 9 район - Кукмара, Арча, Балтач, Актаныш, Мамадыш, Теләче,Тәтеш, Казан, Саба командаларыннан 135 спортчы катнашты.
-
Кукмарада Кыргызстан Республикасының РФдагы илчелегенең киңәшчесе булып китте
Аның районга эш визиты бөек язучы Чыңгыз Айтматовның 95 еллыгына багышланган чаралар кысаларында узды.
-
Туембаш авылында яшәүче Миңнур Гомәрова бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Туган көн иясен котларга район башлыгы Сергей Димитриев, “Шәфкать” тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Роза Фазлыева, Туембаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Гариповлар килгән иде.
-
Сергей Димитриев район газетасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия матбугаты көне белән котлады
Һәр районда, шәһәрдә җирле массакүләм мәгълүмат чаралары аерым роль уйный. Аларга ышаналар, тыңлыйлар, диелә котлауда.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Раштуа бәйрәме белән котлады
Бу тантана рухи яңарышка, гаделлеккә һәмигелеккә омтылыш хисләре, якты өметләр уята,тормышның һәркемгә аңлаешлы булган мәңгелек асылы – гаилә нигезенең какшамаслыгы, Ананың баласына мәхәббәте, сабый күңеленең сафлыгы турында искәртеп, дин тотучыларны изге гамәлләргә дәртләндерә.
-
Кукмарада «Кукмара киез итекләре-2023» - #ITEKFEST фестиваль-ярминкәсе үтте
Бүген биредә халык һөнәрчелеге ярминкәсе, кышкы күңел ачу һәм тиз туклану мәйданчыклары эшләде, киез, савыт-саба һәм җирлекләрдә җитештерелгән сувенирлар белән сәүдә итү оештырылган.
-
Акциягә йомгак: «Хезмәт даны» редакциясе газета укучыларны «Куян күчтәнәчләре» белән куандырды
«Куяннан Яңа ел күчтәнәче» дигән акциядә катнашкан 1131 абунәче арасыннан 9 кешегә саллы бүләкләр өләштек.
-
Сергей Димитриев Кукмара районы халкын Яңа ел бәйрәме белән котлый
Кукмара районы башлыгы район халкына нык сәламәтлек, ил һәм күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге һәм озын гомер тели.
-
Кукмара районында сугыш ветераннарына Яңа ел бүләкләре тапшырдылар
Акция «Бердәм Россия» партиясе теләктәшлегендә уза.
-
Кукмарада узган район башлыгының Яңа ел чыршысында 200дән артык бала катнашты
Балаларны бәйрәм белән район башлыгы Сергей Димитриев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон котлады.
-
Кукмарада Яңа ел чараларының программасы билгеле булды
Кукмарада бәйрәм чаралары 30 декабрьдән башланачак.