Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туембаш авылында яшәүче Миңнур Гомәрова бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Туган көн иясен котларга район башлыгы Сергей Димитриев, “Шәфкать” тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Роза Фазлыева, Туембаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Гариповлар килгән иде.

Миңнур Гомәровага район башлыгы Сергей Димитриев җылы теләкләрен җиткереп, Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук Роза Фазлыева, Илфат Гариповлар юбилярга үзләренең тәбрикләүләрен ирештерделәр.

Миңнур Гомәрова тумышы белән шушы авылдан. Тормыш иптәше Габделхәй абый белән дөньяның ачысын-төчесен күреп, 66 ел бергә гомер кичергәннәр, биш балага гомер бүләк иткәннәр. Юбилярның 11 оныгы, 19 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта ул улы Габделвахит, килене Гөлсинә гаиләсендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев