Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада шикәр диабетын профилактикалау турында сөйләштеләр

Чарага «САЛАМАТ+» иҗтимагый сәламәтлек үзәге, «Диабетны җиңәчәкбез» Халыкара хәйрия фонды вәкилләре, республика клиник дәваханәсенең югары класслы белгечләре чакырылган иде.

Бөтендөнья шикәр диабеты белән көрәш көне айлыгы кысаларында Кукмара Мәдәният йортында авыруны профилактикалауга багышланган чара узды.

«Мондый чара сезнең районда беренче тапкыр үткәрелә. Килүебезнең максаты - диабетның куркыныч факторларын һәм яшерен симптомнарын ачыклау. Бу - нәселдәнлек, калкансыман биз авыруы, симерү. Пациентлар гликированлы гемоглобин ачыклау өчен кан анализы тапшыралар. Без шуның нәтиҗәсендә шикәр диабеты булу куркынычын тикшерәчәкбез», - дип сөйләде «Диабетны җиңәчәкбез» Халыкара хәйрия фонды президенты Лилия Әмирҗанова.

Чарага «САЛАМАТ+» иҗтимагый сәламәтлек үзәге, «Диабетны җиңәчәкбез» Халыкара хәйрия фонды вәкилләре, республика клиник дәваханәсенең югары класслы белгечләре – эндокринолог, диетолог, медик-социаль экспертиза белгече һәм башкалар чакырылган иде.
Алар белән очрашуга мәктәп укучыларыннан алып пенсионерларга кадәр төрле буын кешеләре килде.

Күбесенең шикәр диабеты авыруы белән очрашканы бар, кемдер профилактика өчен тикшеренү узды.

«2005 елда миңа икенче дәрәҗә шикәр диабеты диагнозы куелды. Операциядән соң эндокрин системасы эшендә авырлыклар туды, шуңа күрә авыруның ничек үсүен белергә, шулай ук белгечләрдән консультация алырга килдем», - дип сөйләде Зур Сәрдектән Фәридә Закирова.

Табиблар җирле халык белән шикәр диабетына каршы ничек көрәшергә: профилактика, туклану һәм яшәү рәвеше турында сөйләштеләр. Чарада катнашучылар белгечләрнең лекцияләрен тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Кукмара үзәк дәваханәсенең баш табибы Вадим Рәхмәтуллин сүзләренә караганда, районда шикәр диабеты диагнозы куелган 1526 кеше исәптә тора.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев