Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Агымдагы подписка чорының йомгаклау акциясен башладык: «Хезмәт даны» газетасы редакциясе 10 бүләк уйната
Анда быелның икенче яртыеллыгына район газетасына язылып, квитанциясен редакциягә юллаган һәркем катнаша ала.
-
Лубянда узган утырышта урман ресурсларын саклау һәм арттыру турында фикер алыштылар
Кунаклар Лубян урманчылыгының 89нчы кварталында булдылар, анда урман культуралары булган участокларны карадылар, Лубян урман-техник көллиятендә уку-укыту шартлары, белем йортының тарихы белән кызыксындылар, студентлар белән очраштылар, музейга, спорт залына керделәр.
-
Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкиле гражданнарны кабул итте
Башкала кунагы «Инженерлык челтәре» оешмасында, «Экосервис» оешмасының полигон территориясендә булды, чистарту корылмаларының эшчәнлеге белән кызыксынды, йортларны газга бушлай тоташтырып бетерү (догазификация) программасы буенча зәңгәр ягулык җибәрелгән йорт хуҗалары белән очрашты.
-
Кукмара «Нараткай» лагерында 425 бала ял итәчәк
Лагерьда күпме смена эшләячәк, юлламалар бәясе һәм туристик кешбэк программасында ничек катнашырга? Бу хакта тулырак лагерь директоры Әмир Хәкимуллин сөйләде.
-
Кукмара районының халык синоптигы май аеның үзенчәлекле булуы турында сөйләде
Салих Шәрипов 70 елдан артык һава торышы язылган көндәлек алып бара.
-
Веломарафонга чыккан Татарстан эшмәкәрләре Кукмарага килде
Веломарафон Кукмара-Менделеевск маршруты буенча оештырыла.
-
Кукмара районының чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады
Быел безнең районда 11 сыйныфны - 173, ә 9 сыйныфны 484 укучы тәмамлый.
-
Кукмара районының ике мәктәбендә илкүләм проект буенча ремонт эшләре бара
Кукмара өченче мәктәбен – 63, ә Нырья мәктәбен 110 миллион сумга тулысынча төзекләндерергә һәм җиһазландырырга планлаштыралар.
-
Кукмараның кыр батырлары менә кемнәр - исемлек
Эш башыннан 8 майга кадәр.
-
Кукмара районында ел башыннан 115 балага туу турындагы таныклык бирелгән
Малайлар арасында аеруча популяр булган исемнәр: Камил, Әмин, Әмирхан, Артур, Егор. Кызларга күбрәк Дарья, Ясминә, Әминә, Василиса, Вероника дигән исемнәр кушканнар.
-
Матбугат көне уңаеннан редакция коллективы үзе турында сөйләргә булды
Матбугат ветераннарын, үзхәбәрчеләребезне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйбыз!
-
Кукмара районы халкының Сабантуйны кайчан билгеләп үтәчәге билгеле булды
Тиешле боерыкны район башлыгы имзалады.
-
Кукмарада Фәрит Мөхәммәтшин катнашында зона семинар-киңәшмәсе узды
Семинар авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү мәсьәләләренә багышланган иде.
-
Кукмараның кулланучылар кооперативында дүрт цехлары бар
РайПОда җитештерелгән продукция күбесенчә үзләренең Кукмарада урнашкан кибетләрендә сатыла. Шулай ук Саба, Нократ Аланы районнарына да озаталар, Казанда үткәрелә торган ярминкәләрдә дә актив катнашалар.
-
Кукмара программистлары үз уеннарын Кытайда сата башлаган
Цифрлаштыру елында районнарда муниципаль ИТ - парклар ачу бурычын куйганнар.