Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның кулланучылар кооперативында дүрт цехлары бар

РайПОда җитештерелгән продукция күбесенчә үзләренең Кукмарада урнашкан кибетләрендә сатыла. Шулай ук Саба, Нократ Аланы районнарына да озаталар, Казанда үткәрелә торган ярминкәләрдә дә актив катнашалар.

Кибетләрдә товарларның нинди генә төрләре юк, кайларда гына җитештерелмәгәннәр. Тик шулай да күз товар этикеткаларыннан «Кукмара» дигән сүзне эзли. Үзебезнең җитештерүчеләрнеке ничектер ышанычлырак та, тәмлерәк тә күренә.

Бүгенге көндә район кулланучылар кооперативында дүрт – лимонад, икмәк-кондитер, пилмән-консерв һәм колбаса ясау цехлары бар. Коллективта барлыгы йөз кеше хезмәт куя, дип сөйләде кооператив җитәкчесе Илназ Зарипов. Көн саен оешма территориясеннән унбишләп машина, продукция төяп, төрле якларга чыгып китә.  

Кооперативта колбаса җитештерү цехы үзенең эшчәнлеген декабрь аенда башлап җибәргән, бүгенге көндә анда ике кеше – технолог һәм аның ярдәмчесе хезмәт куя. Алар көнгә 70-100 килограмм продукция җитештерә. Ә анда урнаштырылган заманча җиһазлар  көнгә  бер тоннага кадәр продукция эшләп чыгарырга сәләтле, диделәр. Технолог Сергей Пенюшкин Казан шәһәреннән, аңа кадәр Арчада хезмәт куйган. Әлеге һөнәргә Воронеж шәһәрендә урнашкан технология институтын тәмамлаганнан соң килгән.

Цехта ярымысланган, пешкән ат, сыер малы колбасасы, сарделька, сосискалар, ысланган тавык түшкәсе җитештерәләр. Шулай ук сынау өчен казылык та ясап караганнар, алга таба аны да ассортиментка кертергә җыеналар, җитештерү өчен бөтен шартлар да бар, диделәр.

«Без “Б” категорияле продукция эшләп чыгарабыз. Һәр төр колбасаның үз җитештерү технологиясе бар, аны төгәл үтибез. Продуктның 60-80 процентын мал ите, калган өлеше тавык ите, май, су, тәмләткеч, бәрәңге крахмалыннан тора. Башка бернинди кушылмалар да кулланылмый», - дип аңлата тәҗрибәле технолог. 

Колбаса җитештерүдә файдаланыла торган ярдәмче чимал соңгы вакытта бик нык кыйммәтләнгән, шулай ук иткә дә бәяләр үскән. Мәсәлән, пешкән колбасаның тышчасы үзебезнең илдә җитештерелсә, ярымысланган колбаса ясаганда чит илнекен кулланабыз, дип сөйләде Илназ Зарипов. Шуңа күрә аларга импортны алыштырырлык чимал эзләргә туры килә. 

Колбаса ясау өчен итне райондагы терлек асраучы шәхси, крестьян-фермер хуҗалыкларыннан сатып алалар. Шулай ук кешеләр ит алып килсәләр, аларга да колбаса ясап бирү мөмкинлекләре бар. Чималны куәтле иттарткыч аша чыгаралар, аннан соң тиешле кушылмаларны салып, куттер ярдәмендә болгаталар. Әзер масса шприцлы махсус җайланма ярдәмендә колбаса итеп формалаштырыла. Аннары аны рейкаларга элеп, бераз утырсын өчен, 2-3 сәгатькә суыткычка озаталар. Шуннан соң гына колбасаларны махсус мичтә 70-73 градуска кадәрге кызулыкка җиткәнче пешерәләр. Әлеге мичкә берьюлы 250-300 килограмм колбаса сыя икән. Ә кайнар мичтән чыккач, колбасалар суынганда җыерылып ямьсезләнмәсенгә, тиз арада салкын душ кертергә кирәк, дип аңлаттылар. 
 
РайПОга килгәч, лимонад цехына да кермичә калмадык. Биредә дә бөтен хезмәт автоматлаштырылган. Цехта Ләйсән Фазылгалиева бригадир булып тора. Коллективларында төп өч кеше хезмәт куя, тагын бер механиклары бар икән. Биредә көнгә ун тонна продукция җитештерәбез, диделәр. Продукцияне Кукмара кибетләренә, күрше-тирә районнарга, шулай ук Казанга озаталар.

«Цехта барлыгы 26 төрле лимонад чыга, шуның 13 төрлесе – 1,5 литрлы, 10 төрлесе – 0,5 литрлы пластик шешәләрдә һәм пыяла шешәләрдә 3 төрле лимонад җитештерәбез. Пластик шешәләрне дә үзебездә кабартабыз. Тиздән җәйге сезон башлана, шуңа әзерләнәбез, эш күп. Аллага шөкер, хезмәт хаклары белән дә тоткарлыклар юк, әйбәт түлиләр», - диде Ләйсән.

Ләйсәннең биредә эшли башлаганына биш ел булган. Аның бу өлкәдә тәҗрибәсе зур, чөнки аңа кадәр ун ел тирәсе Кукмарадагы башка лимонад җитештерү оешмаларында хезмәт куйган. 

Татарстан кулланучылар оешмасы берлеге идарәсеннән килгән кунаклар да РайПОдагы эш барышы белән танышып, хезмәтләренә югары бәя бирде.  

«Һәр җирдә эш тәртибе иң элек оештыручыдан, ягъни җитәкчедән тора. Кукмара РайПОсы инде ул яңа оешма түгел, җитәкчесе Илһаметдин, Илназ Зариповлар белән күп еллар бергә эшлибез.  Продукция җитештерүчәнлекләре югары, товарлары сыйфат таләбенә туры килә, бернинди кимчелекләр күрмәдек. Кулланучылар да безнең фикер белән килешәдер дип ышанам. Кайсы гына цехка керсәң дә: пилмән, ипи, кондитер ризыклары җитештерү – барысында да эш куелган, гөрләп тора, чисталык, тәртип хөкем сөрә, эшчеләр канәгать, чөнки хезмәт хаклары вакытында түләнә... Хәзерге заманда шуннан да мөһимрәк әйбер юктыр», - диде Татарстан кулланучылар оешмасы берлеге идарәсенең җәмәгать туклануы бүлеге җитәкчесе Лилия Спичкова.

РайПОда җитештерелгән продукция күбесенчә үзләренең Кукмарада урнашкан кибетләрендә сатыла. Шулай ук Саба, Нократ Аланы районнарына да озаталар, Казанда үткәрелә торган ярминкәләрдә дә актив катнашалар. 

«Кукмарада нинди генә тармакны алып карасак та, җитештерүчеләр бик көчле. Әйтик, лимонад ясаучылар гына да берничә. Шуңа күрә һәрьяклап конкуренциягә сәләтле булырга кирәк. Монда товарның сыйфаты, тышкы кыяфәте, хәтта этикеткасының матурлыгы да әһәмияткә ия. Ә конкуренция яхшы эшче кадрлар таләп итә. Ит цехында технологыбыз башкаладан, икмәкнекендә Сабадан килеп эшли. Билгеле, тәҗрибәле кешеләр белән эшләве күпкә уңайлы, әмма югары дәрәҗәле кадрлар үзебезнең районда да тәрбияләнсен иде», - диде Илназ Зарипов.
 
 
Зәйнәп АРСЛАНОВА, Саба районы:

- Без Кукмарага кирәк-яраклар сатып алырга дип килдек. Биредә кибетләр бик бай, нәрсә кирәк, шуны табарга була. Кукмарада җитештерелгән продукцияне еш кулланабыз, лимонадлар, ярымфабрикатларны яратып алабыз. Безнең якларга Кукмара ипиләре дә килә, бик тәмле. 
 
Әлфинур САБИТОВА, Кукмара:

- Бәяләр артты, билгеле, моны һәркем сизгәндер дип уйлыйм. Кәбестәне генә алып карагыз сез! Соңгы елларны инде әлеге яшелчәне үстерми башлаган идек, ә хәзер күп кеше кәбестә үстерергә җыенулары турында әйтә. Сатуга бәрәңгене кайлардан гына китермиләр! Аллаһ боерса, бәрәңге, кишер, кәбестә утыртырбыз... Без үзебезне барлык кирәкле продукция белән тәэмин итәргә сәләтле ил бит. Ник каяндыр читтән сатып алырга, бәлки киресенчә булырга тиештер? Безнең яндагы  кибеткә Кукмара сөте, каймагы, эремчеге килә, ә мае юк. Шулкадәр сөт җитештергән районның үзенең сөт эшкәртү заводы булсын, элеккеге кебек тәмле сыр, май ише сөтчелек продукцияләре өстәлләребезгә кабат әйләнеп кайтсын иде. Кукмарада колбаса җитештерелүе турында да сездән беренче тапкыр ишетәм, әлегә кадәр күргәнем юк иде. Ә кибет киштәләрендә мин үзем ала торган барлык төр товарлар да җитәрлек. Без хәзер мул тормышка ияләндек, шуңа күрә юклык вакытларын күрергә язмасын, бик рәхәт яшибез. 
 

Галия ИБРАҺИМОВА, Кукмара:

- Кукмараның икмәк, батоннарын, сөтен алабыз, каймакларын яратып кулланабыз. Кукмарада май заводын ачсыннар иде. Мәсәлән, икмәк заводы беткән иде, аны ачтылар бит кабат. Мин үзем дә анда 26 ел икмәк пешерүче булып эшләдем. Кибетләрдә товар җитәрлек, Аллага шөкер, шуңа күрә күпләп товар җыюны кирәк дип санамыйм. Бәяләр элеккечә түгел, билгеле, әмма продукция алмыйча тормыйбыз, акчаны ашап булмый бит

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев