Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лубянда узган утырышта урман ресурсларын саклау һәм арттыру турында фикер алыштылар

Кунаклар Лубян урманчылыгының 89нчы кварталында булдылар, анда урман культуралары булган участокларны карадылар, Лубян урман-техник көллиятендә уку-укыту шартлары, белем йортының тарихы белән кызыксындылар, студентлар белән очраштылар, музейга, спорт залына керделәр.

Лубянда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының күчмә утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Козюров, район башлыгы Сергей Димитриев, Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан районара табигатьне саклау прокуратурасы вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Кунаклар Лубян урманчылыгының 89нчы кварталында булдылар, анда урман культуралары булган участокларны карадылар, Лубян урман-техник көллиятендә уку-укыту шартлары, белем йортының тарихы белән кызыксындылар, студентлар белән очраштылар, музейга, спорт залына керделәр. Шулай ук программада ландшафт дизайны остаханәсендә булу, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы оештырган урман культуралары һәм янгын куркынычсызлыгы техникасы күргәзмәсе белән танышу да бар иде.

Комитет утырышы китапханә бинасында үтте. Анда «Татарстан Республикасында гражданнар тарафыннан үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару өлкәсендәге аерым мәсьәләләр турында» һәм «Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы турында» ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында» ТР закон проектлары каралды.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев