Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкиле гражданнарны кабул итте

Башкала кунагы «Инженерлык челтәре» оешмасында, «Экосервис» оешмасының полигон территориясендә булды, чистарту корылмаларының эшчәнлеге белән кызыксынды, йортларны газга бушлай тоташтырып бетерү (догазификация) программасы буенча зәңгәр ягулык җибәрелгән йорт хуҗалары белән очрашты.

Кукмарага эш сәфәре белән Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова килде. Башкала кунагын район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Әхмәдуллин озатып йөрде.

«Кукмарага килүемнең максаты – район халкы белән очрашу, аларны борчыган мәсьәләләргә җавап бирү, проблемалардан чыгу юлларын табарга булышу. Шулай ук без сәфәр барышында коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның эшчәнлеге белән дә танышабыз», - диде Лилия Борисова.

Башкала кунагы «Инженерлык челтәре» оешмасында, «Экосервис» оешмасының полигон территориясендә булды, чистарту корылмаларының эшчәнлеге белән кызыксынды, йортларны газга бушлай тоташтырып бетерү (догазификация) программасы буенча зәңгәр ягулык җибәрелгән йорт хуҗалары белән очрашты.
Район Башкарма комитеты бинасында халыкны кабул итү оештырылды.

«Мин күпкатлы йортта яшим. Фатирга су өчен исәпләү счетчигы куймасам буламы?» – дип кызыксынды бер кукмаралы.

«Әйе, исәпләгеч куймасагыз да була. Әмма сезгә су өчен кулланган кадәр генә түгел, ә махсус билгеләнгән тариф нигезендә түләргә туры киләчәк», - диде Лилия Петровна.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk