Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Последние новости

Махсус хәрби операциядә гомере өзелгән Рәмис Усмановны соңгы юлга озаттылар

Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Усманов Рәмис Зәбир улы һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Рәмис Зәбир улы 1985 елның 25 гыйнварында дөньяга килгән. Ул махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгән вакытта батырларча һәлак була. 

Район Мәдәният йортында узган матәм-митингта район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, район хәрби комиссары Альберт Гомәров һәм башкалар катнашты. 

«Рәмис Зәбир улының якыннарының авыр кайгыларын уртаклашам. Ватан өчен үзләренең гомерләрен биргән егетләр илебезнең, районның патриоты, герой булып мәңгелеккә күңелләребезгә кереп калачак. Без аларны беркайчан онытмабыз», — диде Азат Гарифуллин.

Махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Усманов Рәмис Зәбир улы Кукмараның яңа мөселман зиратындагы "Дан аллеясе"ндә җирләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

1

6

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев