Кукмарада «Татар малае» бәйгесенең финалы узды
Последние новости

Кукмарада «Татар малае» бәйгесенең финалы узды

Финалда 9 малай берничә юнәлештә көч сынашты.

Кукмара шәһәренең «Кояшкай» балалар бакчасында «Татар малае» бәйгесенең финалы узды.

Финалда 9 малай берничә юнәлештә көч сынашты. Һәр бала үзләре турында, үз гаиләләре, туган телгә мөнәсәбәтләре, мавыгулары турында сөйләде.

Үз гаиләләренә хас традиция һәм сыйфатларны күрсәтте. Ә әби-бабайларның үз оныклары белән бергәләп җырлап та, биеп тә күрсәтүләре сокландырды.

«Татар малае» балаларны гына түгел, ә тулаем гаиләләрне, туганнарны берләштерә торган зур бәйрәм.

Мәгълүмат Кукмара районының мәгариф идарәсеннән алынды


Нет комментариев