Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Последние новости

Игелеге гамәл дәфтәренә зур хәрефләр белән язылсын

Кукмарадан Рәйдә Абдуллина социаль хезмәткәр Гөлсу Әхмәдуллина карамагында яши.

Кукмараның Комаровлар урамында яшәүче 83 яшьлек Рәйдә апа Абдуллинаның өендә өч тапкыр булырга туры килде.
Беренчесендә аның белән моннан шактый еллар элек очраштык: Төркәш авылында туып-үсеп, Кукмара тимер юлында озак еллар эшләгән Рәйдә апа турында тимерьюлчылар көне уңаеннан язма әзерләгән идем.

Икенчесендә исә балачагында авылда аның белән күршеләр булып яшәгән, бүгенге көндә Кукмарада яшәүче Ләбибә апа Талипова әлеге адрес буенча бер ел элек чакырган иде. 

— Рәйдә апаның беркеме дә юк, бер кыз туганының балалары Свердловск якларында яши, әмма алары бик сирәк кайта. Рәйдә апа инде ике ел йөри алмый. Беренче төркем инвалид. Социаль яклау бүлегеннән билгеләнгән караучысы иртә белән урыныннан күтәреп торгызып, ашатып, кәнәфигә утырта, кичен диванына яткырып кайтып китә. Көн дәвамында шулай хәрәкәтсез утыра ул. Шулай булса да аңа памперслар бирелмәде, тиешле урыннарга мәрәҗәгать итүнең дә файдасы күренмәде. Күрше апасы булганлыктан, күңел тынычлыгы өчен аңа ничектер ярдәм итәргә теләгән идем, — дип, редакциягә килгән иде ул. 

Без, үз чиратыбызда, ул вакытта дәваханә җитәкчелегеннән ни өчен памперслар бирелмәве турында сораштык. Һәм «Диагнозы нигезендә Рәйдә Абдуллинага памперслар каралмаган», — дигән җавап алдык. 

Ә инде Рәйдә апаның өенә баргач, кулланылган памперсларның өй эчендә үк киптерергә элеп куелганын күреп, андагы саф булмаган һаваны тоеп, чарасызлык һәм кызгану катыш ярдәм итә алмау хисе кичергән идем. 

Өченче тапкыр әлеге адреста узган атнада булдым. Тагын Ләбибә апа чакыруы буенча килдем. Һәм... Рәйдә апаның өендәге чисталыкны, һәрнәрсәнең үз урынына куелганын күреп гаҗәпләндем. Чисталык ишегалдыннан, капканы ачып керүгә үк күзгә ташланды. 
Чөнки февраль аеннан Рәйдә апада социаль хезмәткәр булып Гөлсу Әхмәдуллина эшли башлаган. Ләбибә апаның янә мине чакыруының максаты да хезмәт күрсәтү сыйфатының чагыштыруда күренгәнлеген раславы булган икән. 

Әйе, Гөлсуның исеме җисеменә туры килеп тора. Берничә ай эчендә Рәйдә апаның өеннән «гөл»ләр ясаган ул. Өйдәге элеккеге «яман» ис тә юкка чыккан, идәннәр ялт итеп юылган, зал ягына матур палас җәелгән, ап-ак тәрәзә пәрдәләре эленгән, тәрәзә төбендәге матур гөл чүлмәкләрендә яран гөлләре үсә. 

Мин килер алдыннан гына Ләбибә апа белән икесе Рәйдә апаны мунчага алып барып юындырып та кайтканнар иде. 

«Аның инде күптәннән мунча күргәне юк иде, Гөлсу белән атна саен мунча ягып, зур җәймәгә апаны салып күтәреп алып барабыз да, юындырып, чиста киемнәрен киертеп, менә шушы йомшак урынына урнаштырабыз», — ди Ләбибә апа. — Йортта күп чистарту-җыештыру эшләрен башкардык, шактый кирәксез әйберне чүплеккә чыгардык, чыннан да, яктырып, чистарып, нурланып калды күрше апаның өе.
Быел Ләбибә апа йөреп, йорт эчендәге ут чыбыкларын алыштырганнар, шулай ук иске диван урынына да икенчене алганнар. Урта бүлмәдәге шкаф та җайлы гына итеп үз урынын тапкан. 

Гөлсу үзе Нократ Аланы кызы икән. Кукмарада тормыш иптәше белән ике кыз бала үстерәләр. Социаль хезмәткәр булып урнашканчы сату өлкәсендә эшләгән. 

— Минем карамакта биш өлкән яшьтәге кеше бар, шуларның берсе — сукыр бабай, — ди Гөлсу. — Кайберләренә график нигезендә атнага ике-өч тапкыр барсам, Рәйдә апага көн саен киләм. Ишеген ачып керүгә юындырам, памперсын алыштырам. Аннан соң ашатып, кан басымын үлчәп, дарулар биреп, йорт эшләренә тотынам. Аннан ерак тормавыбыз да уңайлы. Төшке аш вакытында да йөгереп кенә килеп китәм. 

— Гөлсуның эш сәгате булмаган чагында, шимбә, якшәмбедә Рәйдә апаның хәлен мин дә белеп чыгам, — дип сүзне ялгап китте Ләбибә апа. — Ул шунда ук: «Кая минем кызым, нишләп син килдең? Теге матур кызны көтәм мин», — дип әйтә. Рәйдә апаны үзе кешелекле, үзе тырыш, үзе чисталык яратучы Гөлсу тәрбияләп торгач, күңел тыныч. Игелекләре үзенең гамәл дәфтәренә зур хәрефләр белән язылсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев