Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Последние новости

16 ел сантехник булып эшләүче Илгиз Низамиев: Торба эчләреннән ниләр генә килеп чыкмый

Илгиз абыйның исеме һәм телефон номеры шәһәрнең күпфатирлы йортларында яшәүчеләргә яхшы таныш. Аларның бригадасы барлыгы 142 күпфатирлы йортка хезмәт күрсәтә.

Илгиз абый белән сөйләшкәндә берничә тапкыр бүленергә туры килде. Беренчесендә, сөйләшүебезне туктатып, Кукмараның Гвардейская урамына ук чакырып алдылар үзен. Ә инде янәдән аралаша башлаганда я бер мастеры, я икенчесе шалтыратып, аннан урындагы хәлне белеште.

Ул — Өлге авылында яшәүче Илгиз абый Низамиев, Кукмарадагы «Ремстройсервис» җәмгыятендә слесарь-сантехник булып эшли. Эшли дип кенә әйтү дә аз булыр. Җитәкчеләре Раниф Сәлмәнов аның турында: «Күтәреп кенә йөртерлек, иң кадерле хезмәткәребез ул безнең. Бик карусыз, һәр куйган бурычны җиренә җиткереп эшли. Һәр кеше белән уртак тел таба белә», — диде. 

Ә Илгиз абыйның, чынлап та, үз эшен намус белән башкаруы һәм үз эшенең остасы булуы турында хезмәтен бәяләп биргән бүләкләре сөйли. Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты, республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, район башлыгының Мактау грамоталары — аның өчен кадерле истәлек. Фоторәсеме өч тапкыр: 2017, 2019 елларда һәм быел районның Мактау тактасына куелуы да аның фидакарь хезмәтен раслый. 
Илгиз абыйның исеме һәм телефон номеры шәһәрнең күпфатирлы йортларында яшәүчеләргә яхшы таныш. Аларның бригадасы барлыгы 142 күпфатирлы йортка хезмәт күрсәтә. Торбаларның торышы, эшермәләрнең төзеклеге, подвалларның чисталыгы алар карамагында. Түбә калае куба икән — алар баралар, подъезд тәрәзәсе ватылса — алар ясыйлар, ишек ябылмый икән — аларга шалтыраталар. Кыш көне күпкатлы йорт түбәләреннән кар көриләр. Ә инде кеше гаебе белән канализация торбалары тыгылу турында әйтеп тә торасы юк. 

— Заявкаларны үтәгән вакытта төрле холыклы кешеләр белән очрашырга туры килә. Кызганыч, соңгы елларда халыкның үз-үзен тотышы үзгәрде, агрессив була башлады, — ди Илгиз абый. — Әмма һәркем белән уртак тел табарга тырышабыз. Кызык та, кызганыч та булган хәлләргә еш очрыйбыз. Әйтик, берсендә санузел чистартырга чакырдылар. Торба эченә очы очлырак булып торган озын чыбык төшердем. Хуҗабикәнең мондый чыбык белән ни эшләгәнебезне беләсе килә бит. Төпченгәненнән туеп, балык тотам дип җавап бирдем. Чыннан да, тыгылган канализация торбасы эченнән балык башы тартып чыгардым бит! Үзем дә аңа сиздерми генә бик гаҗәпләндем шул чакта. Гомумән, торба эчләреннән ниләр генә килеп чыкмый! Дымлы салфетка, идән чүпрәген әйтеп тә тормыйм инде. Кыяр белән помидорларга кадәр санузелдан алырга туры килә. 

Илгиз абый әлеге хезмәтен 2008 елдан бирле башкара. Аңа кадәр армиядән соң Кукмараның катнаш азык заводында, туган авылында комбайнда эшләгән, Пычак урта мәктәбендә хуҗалык эшләрен алып барган. Инде лаеклы ялга чыгарга да күп калмаган. Әмма, иманым камил, «Ремстройсервис» җитәкчелегенең аны үзләреннән җибәрәселәре килмәс әле. 

— Әйе, хезмәтемне яратып, күңел биреп башкарам. Биредәге 16 ел сизелми үтеп тә киткән. Эшләсәң — бөтенесен дә башкарырга була. Булмады инде бу дип кул селтәп куйган вакытларда да бер кат тынычланганнан соң, яңадан тотынасың. Эшебез күп: берсе артыннан берсе ияреп кенә бара. Бу көннәрдә ремонтта йөрибез, — диде ул, уннан артык ачкыч, шөреп, кайчы һәм башка төрле инструментлар тутырылган чемоданын кулына алып. — Иң мөһиме — Аллаһы Тәгалә гаиләбездә тигезлектән һәм сәламәтлектән, күңел тынычлыгыннан аермасын. 

Шулай, Илгиз абый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев