Татарстанда тәүлек эчендә 26 яңа коронавирус очрагы ачыкланган
Көн темасы

Татарстанда тәүлек эчендә 26 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада 7337 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә 26 коронавирус очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза  «Татар-информ».

Шуларның 4се читтән кертелгән, 22се элемтә нәтиҗәсендә. 2 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 24 кеше өйдә дәвалана.

Казанда – 14, Буа, Югары Ослан, Лаеш районнарында - икешәр, Биектау, Минзәлә, Яңа Чишмә, Питрәч, Саба, Чистай районнарында берәр коронавирус белән зарарлану очрагы ачыкланган.

Бөтен вакыт эчендә республикада 7337 Covid-19 очрагы теркәлгән. Шуның 6266 терелгән, 26сы узган тәүлектә. 

Республикада коронавирус инфекциясе корбаннарының саны 79га җитте. 

Фото: «Татар-информ»


Нет комментариев