Татарстанда коронавирусның 84 яңа очрагы теркәлгән
Инфекцияле 18 кеше хастаханәгә салынган, 66 кеше өйдә дәвалана.
Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 84 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
18 кеше хастаханәгә салынган, 66 кеше өйдә дәвалана. Шуның 5се читтән кергән, калганнары — авырулар белән элемтә нәтиҗәсендә.
Күрше Саба районында коронавирус йоктыруның бер очрагы ачыкланды. Кукмара районында коронавирус йоктыруның яңа очраклары ачыкланмады.
фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев