Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 75 яңа очрагы ачыкланган
Көн темасы

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 75 яңа очрагы ачыкланган

Инфекция йоктырган 24 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 51 кеше өйдә дәвалана.

атарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 75 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 24 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 51 кеше өйдә дәвалана. Бер очрак - читтән кертелгән, калганнары элемтә юлы белән инфекция йоктыручылар.

Чир йоктыручыларның күбесе Казанда – 24 кеше. Яр Чаллы шәһәрендә - 23, Түбән Кама районында – 7, Апаста – 6, Яшел Үзәндә – 3, Балык Бистәсендә – 2, Әлмәт, Әтнә, Биектау, Лаеш, Саба, Тукай районнарында берәр кеше коронавирус белән авырый.

Татарстанда бүгенге көнгә кадәр барлыгы Covid-19ның 2621 очрагы расланган.

фото: «Татар-информ»


Нет комментариев