Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан Премьер-министр урынбасары Марат Әхмәтов районда башкарылган эшләргә уңай бәя бирде

Бүген район Советының 33нче сессиясе үткәрелде. Сессия эшендә Татарстан Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Дәүләт Советы депутаты Марат Зарипов, юстиция министры Лариса Глухова, мәгариф һәм фән министры урынбасары Равил Хәмитовлар катнашты. Кунаклар Олыяз урта мәктәбенең яңа бинасын ачу...

Бүген район Советының 33нче сессиясе үткәрелде. Сессия эшендә Татарстан Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Дәүләт Советы депутаты Марат Зарипов, юстиция министры Лариса Глухова, мәгариф һәм фән министры урынбасары Равил Хәмитовлар катнашты.

Кунаклар Олыяз урта мәктәбенең яңа бинасын ачу тантанасында катнаштылар, мәктәп коллективының белем һәм тәрбия бирүдәге эшчәнлеге белән таныштылар. Шулай ук поселокта Яңа ел алдыннан куллануга тапшырылган 40 фатирлы йортта, Пенсия фондының район бүлеге урнашкан бинада булдылар.

Сессиядә район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин узган ел башкарылган эшләр турында хисап ясады, 2014 елга бурычлар билгеләде. Шулай ук Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы Айнур Гәрәев, Лубян урман-техник көллияте директоры Мулланур Гобәйдуллин, үзәк дәваханәнең баш табибы Равил Халиевларның чыгышлары тыңланды.

Сессиядә Марат Әхмәтов чыгыш ясап, районда башкарылган эшләргә уңай бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев