Сергей Димитриев районыбызның мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлады
"Рамазан аеның нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята", - диелә котлауда
Район башлыгы Сергей Димитриев районыбызның мөэмин-мөселманнарын изге Ураза гаете белән котлады:
- Рамазан аеның нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Шунысы куанычлы: дин тотучылар рухи-әхлакый нигезләргә һәрвакыт тугрылыклы, алар ислам дине традицияләрен кадерләп саклый, шул ук вакытта заман таләпләренә дә җавап бирә. Бу бәйрәм алга таба да җәмгыятебездә игелек-мәрхәмәтлелек һәм рухи байлык артуга китерсен, - диелгән әлеге котлауда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев