Кукмарадан махсус хәрби операциягә чираттагы машина озатылды
Көн темасы

Кукмарадан махсус хәрби операциягә чираттагы машина озатылды

Бу юлы егетләргә тагын бер зур ярдәм — «Нива» автомобиле озатылды.

Кукмара районы халкы махсус хәрби операция башланганнан бирле солдатларга ярдәм итүне дәвам итә. 

Кукмарадан махсус хәрби операциягә чираттагы машина озатылды

Бу юлы егетләргә тагын бер зур ярдәм — «Нива» автомобиле озатылды. Машинаны «Кумор» позывнойлы солдат килеп алды. Үзе Яр Чаллыдан булса да, ул әлеге автомобильне безнең якташларга тапшырачак.

Кукмарадан махсус хәрби операциягә чираттагы машина озатылды

Әлеге вакытка 160 миллион сумнан артык суммада барлыгы 920 тонна гуманитар йөк җибәрелгән. Аның эчендә азык-төлек, көнкүреш товарлары, гигиена кирәк-яраклары, дарулар, медицина җиһазлары, ягулык-майлау материаллары, төзелеш кирәк-яраклары, электр генераторлары, җылылык приборлары, 30 автомобиль, 15ләп күчмә мунча, мотоцикллар һәм башка кирәкле әйберләр бар.

Кукмарадан махсус хәрби операциягә чираттагы машина озатылды

«1 мең тонна гуманитар йөккә якынлашабыз. Бу — районда олысы да, кечесе дә бөртекләп җыйган зур сан. Шуңа күрә һәркемгә рәхмәтемне белдерәм. Беркем дә бу изге эштән читтә калмый», — диде район башлыгы Сергей Димитриев.

Кукмарадан махсус хәрби операциягә чираттагы машина озатылды

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев