Кукмарадагы асфальт ясау җайланмасы сәгатенә 160 тонна асфальт-бетон катнашмасы җитештереп чыгара ала
Илшат ВИЛДАНОВ, "Татавтодор" акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы "Кукмара" юл төзелеш-ремонт участогы начальнигы: -Без үзебезнең карамакка керүче райондагы 370 чакрым озынлыктагы юлга (313 чакрымы - асфальт өслекле) хезмәт күрсәтәбез. Юлларның торышын карап, ремонтлап тору өчен участокта барлык төр техника да бар. Кышкы чорда трактор, грейдер, бульдозер, "КамАЗ" һәм башка техникалар юлларны...
Илшат ВИЛДАНОВ, "Татавтодор" акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы "Кукмара" юл төзелеш-ремонт участогы начальнигы:
-Без үзебезнең карамакка керүче райондагы 370 чакрым озынлыктагы юлга (313 чакрымы - асфальт өслекле) хезмәт күрсәтәбез. Юлларның торышын карап, ремонтлап тору өчен участокта барлык төр техника да бар. Кышкы чорда трактор, грейдер, бульдозер, "КамАЗ" һәм башка техникалар юлларны чистартып тору өчен көйләнсә, язга чыгуга барысы да юл төзелеше, ремонт, юлларның торышын тәртипкә китерү эшләрендә катнашалар. "Татавтодор"ның Кукмара участогында 90нан артык кеше хезмәт куя. Чокыр-чакырларны ямау, юл кырыйларындагы үләннәрне чабу, чүп җыю, юл билгеләре урнаштыру һәм алыштыру, буяу - һәммәсе дә юлчылар тарафыннан башкарыла. Участокта заманча җитештерү базасы булу да бик уңайлы. База чит ил һәм Рәсәй җитештерүчеләренең заманча җайланмалары белән тәэмин ителгән. Әйтик, AMMAN фирмасының асфальт ясау җайланмасы сәгатенә 160 тонна асфальт-бетон катнашмасы җитештереп чыгара ала. База территориясендәге тимер юл тупигы исә Кукмара, Мамадыш һәм Саба районнарын юл-төзелеш материаллары белән тәэмин итә.
Безнең төп принциплар булып сыйфатны, әйләнә-тирә мохитне һәм барлык төр юл-төзелеш эшләре вакытында да хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклау тора. Юл-төзелеш материаллары һәм җитештерүдә файдаланылучы продукция база территориясендәге заманча лабораториядә сынау уза. Бу исә эшчәнлек вакытында бары тик яхшы сыйфатлы юл-төзелеш материаллары гына кулланыла дигән сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев