Кукмарада тантаналы төстә 2021 елның беренче сабыен бала тудыру йортыннан чыгардылар
Көн темасы

Кукмарада тантаналы төстә 2021 елның беренче сабыен бала тудыру йортыннан чыгардылар

Ислам 1 гыйнвар көнне дөньяга килә.

Кукмарада 2021 елда туган беренче сабыйны бала тудыру йортыннан чыгардылар. Бу турыда Кукмара районының ЗАГС бүлегендә хәбәр иттеләр.

Ислам Кукмараның бала тудыру йортында 1 гыйнвар көнне сәгать 21.35тә дөньяга килә. Ул - Киндеркүл авылында яшәүче Гөлфия һәм Илшат Бикмөхәммәтовлар гаиләсендә икенче сабый. Малайның авырлыгы - 3670 грамм, озынлыгы - 51 сантиметр.

Гаиләне бәхетле көннәре белән якыннары һәм туганнары, район ЗАГС бүлеге начальнигы Зөлфия Латыйпова котлады. ЗАГС бүлеге начальнигы гаиләгә сабыйның беренче документын - туу турында таныклык, истәлек фотоальбомы, чәчәк тапшырды һәм сәламәтлек, имин тормыш теләде.

фото: https://www.instagram.com/zags.kukmor/
 


Нет комментариев