Кукмарада өч балалар бакчасы төзекләндерелә
Көн темасы

Кукмарада өч балалар бакчасы төзекләндерелә

Нырья авылында исә 50 урынга исәпләнгән яңа бакча төзелә

Кукмара районының Вахит авылында һәм шәһәрнең "Салават күпере", "Кыңгырау" балалар бакчаларында капиталь төзекләндерү эшләре бара.

-Биналарның түбәләре, ишек-тәрәзәләре алыштырылды, су, канализация, җылылык системасы, электр челтәре тулысынча яңартылды, бүлмәләрдә косметик ремонтлар ясалды. Шулай ук шәһәребезнең һәм авыллардагы калган балалар бакчаларында да 1 сентябрьдә балаларны кабул итү өчен зур тырышлык куйдылар, - дип хәбәр итте район мәгариф идарәсе белгече Нурия Хаҗиева. - Нырья авылында быел 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы сафка басачак. Төзелеш эшләрен "Строй-Гарант" оешмасы хезмәткәрләре башкара. Эш фронты инде ахырына якынлашып килә.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев