Башта латинча «Z», ә аннары «V» хәрефе рәвешендә тезелеп, оркестр «Прощание славянки» маршын башкарды.
Кукмара музыка мәктәбенең балалар тынлы оркестры Украинадагы махсус операциядә катнашучы Россия хәрбиләренә теләктәшлек йөзеннән акция үткәрде.
Яшь музыкантларның чыгышы шәһәр үзәгендәгендә булды.
«Украинадагы махсус операцияләрдә катнашучы безнең гаскәрләргә рухи теләктәшлек күрсәтергә булдык. Аларның өйләренә һәм гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез», - дип билгеләп үтте Кукмара музыка мәктәбенең балалар тынлы оркестры җитәкчесе Марат Хәсәнов.
Тынлы оркестр «Прощание славянки» маршын башкарды. Шул вакытта оркестр латинча «Z», аннары «V» хәрефе рәвешендә тезелде. Әлеге символлар Украинадагы хәрәкәтләрдә катнашучы Россия гаскәрләренең техникасына төшерелә.
Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев