Кукмара редакциясендә Шоколадлы җомга үткәреләчәк
Көн темасы

Кукмара редакциясендә Шоколадлы җомга үткәреләчәк

Газетага язылучыларга - баллы бүләк!

“Хезмәт даны” һәм “Трудовая слава” газеталарын уку мавыктыргыч кына түгел, ә файдалы да булсын өчен, редакция тарафыннан газетага язылучылар арасында төрле бәйгеләр оештырыла. Бүләкне бирү дә, алу да – бик күңелле күренеш, әлбәттә. Шуңа күрә сезне сөендерүебезне дәвам итәргә уйладык. Һәр атнаның җомгасында редакциягә килеп, газетага язылучыларны бүләкләр көтә. Ә 16 ноябрьдә шоколадлы подписка оештырачакбыз. Газетаның яңа саны өегезгә мавыктыргыч яңалыклар алып килүенә, ә шоколадның кәефегезне күтәрүенә ышанабыз. 2019 елда да бергә булыйк, район газетасына тугрылык саклыйк!

2019 елның беренче яртыеллыгы өчен “Хезмәт даны” һәм “Трудовая слава” газеталарына язылу бәясе – 687, ә оешмалар өчен 777 сум.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев