Кукмара командасы янә «КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатында җиңүче булды
Барлык катнашучыларга – медальләр, җиңүче командага Кубок һәм Идел буе федераль округы чемпионаты финалына юллама тапшырылды.
Бүген Кукмараның «Барс Арена» спорткомплексында «КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының төбәк финалы узды. 68:53 исәбе белән Алексеевск командасын җиңеп, күппрофильле лицей командасы җиңү яулады, Татарстан Республикасы чемпионы булды.
Кукмара 4нче урта мәктәбенең кызлар командасы көмеш призер булды.
Район башлыгы Сергей Димитриев катнашучыларга үзенең рәхмәтен белдерде:
«Ярышларда катнашучыларның барысына да рәхмәт, сез бүген барыгыз да — җиңүчеләр. Балаларга, оештыручыларга, тренерларга һәм, әлбәттә инде, әти-әниләргә зур рәхмәт! Хәзер безнең районны киез итек, савыт-саба җитештерүчеләр Ватаны буларак кына түгел, баскетбол чемпионнары буларак та беләләр», — диде ул.
Бүләкләү тантанасында шулай ук ТР мәгариф һәм фән министрлыгының сәламәтлек саклау технологияләре һәм җәйге ялны оештыру секторы мөдире Әлбис Хәлиуллин, «КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты генераль директоры Дмитрий Самарин, Олимпия чемпионы Светлана Антипова катнашты. Кунаклар яшь спортчыларның оста уеннарына соклануларын белдерде, кунакчыллык өчен районга рәхмәтен белдерде.
Барлык катнашучыларга – медальләр, җиңүче командага Кубок һәм Идел буе федераль округы чемпионаты финалына юллама тапшырылды.
фото: Эльвира Миннәхмәтова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев