Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үзара салым: Зур Кукмара җирлегендә нинди эшләр башкарылган?

Үзара салым программасының авылдагы проблемаларны хәл итү өчен гамәлгә кертелгәнен һәм аның кирәклеген күпләр аңлый. Программаның асылы шуннан гыйбарәт: җирлекләрдә башкарыласы эшләр өчен, референдум нигезендә, һәр кешедән билгеле бер суммада акча җыела, гади итеп әйткәндә, салым түләнелә. Җыелган акчаның һәр сумы өчен дәүләт 4 сум өсти. Әйтик, 100 мең сум...

Районыбыз авыл җирлекләрендә быел үзара салым акчасы нинди максатларда файдаланылды икән?
Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат ХӘНӘФИЕВ:
- Узган ел халыктан 866 мең 900 сум акча җыелган иде. Ул дәүләттән 4 миллион 334 мең 500 сум булып әйләнеп кайтты. Шул сумманың 100 меңенә инде күптән өстә йөк булгып эшне башкардык: Тау асты (Подгорная) урамындагы ерганакка Кукмараның Гвардия урамына чыга торган күпер эшләдек. Бу үзгәрешкә өлкәннәр бик сөенде. Чөнки хәзер турыдан гына Мөхәммәтшин исемендәге стадион артындагы "Майский" чишмәсенә юл ачылды.
3 миллион 385 мең 500 сум акча Зур Кукмараның Колхоз (750 метр), Гафиятуллин (300 метр), Пионер (150 метр), Спорт (120 метр), Комсомол урамнарына (170 метр), Иске Йорт авылындагы 55 метр, Янсыбыда 200 метр юлга таш салу өчен тотылды. Шулай ук Зур Кукмара авылы зиратына баручы 200 метр юлга да таш түшәлде. Зур Кукмараның Тимер юл, Парк, Елга аръягы (Заречная), Яшьләр, Рудник авылының Үзәк урамнары өлешчә ремонтланды.
250 мең сум акчага янгын сүндерүдә файдалану өчен Янсыбы авылында - ике, Иске Йортта - бер гидрант куелды.
600 мең сум акчаны су башняларын төзекләндерү өчен тоттык. Янсыбы, Иске Йорт, Зур Кукмара авылларында барлыгы 5 башня буялды һәм киртә белән әйләндереп алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев