Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Закон бозсаң – түлә

Пенсионер әти-әнинең иждивениесендә торган студентлар, мәктәп балалары рәсми рәвештә эшкә урнашкан очракта биш көн эчендә Пенсия фонды идарәсен искәртергә тиешләр. Бу очракта без аларны иждивениедән төшерәбез. Студентлар, 18 яше тулган мәктәп балалары кыска вакытка - каникул чорында эшкә урнашкач, эш бирүче аларга хезмәт хакы түли һәм бу турыда безгә хисап...

Пенсионер әти-әнинең иждивениесендә торган студентлар, мәктәп балалары рәсми рәвештә эшкә урнашкан очракта биш көн эчендә Пенсия фонды идарәсен искәртергә тиешләр. Бу очракта без аларны иждивениедән төшерәбез. Студентлар, 18 яше тулган мәктәп балалары кыска вакытка - каникул чорында эшкә урнашкач, эш бирүче аларга хезмәт хакы түли һәм бу турыда безгә хисап бирә. Анда һәрбер эшләгән кешенең исем-фамилиясе, шәхси иминият номеры (СНИЛС) күренә. Шуңа күрә безнең эшләгәнне белмәсләр әле дигән фикер булырга тиеш түгел.

Беренче квартал нәтиҗәләре буенча 40 баланың эшләгәне ачыкланды. Аларның әти-әниләренең пенсиясеннән закон бозып түләнгән акча тотылып калыначак. Бу бер айга 1519 сум 65 тиенне тәшкил итә.

Тәрбиячесен югалткан өчен пенсия алучы, иждивениедә торучы студентларның укудан китү очраклары арта бара. Белем бирү йортлары белән Пенсия фонды арасында электрон элемтә урнашкан булса да, безгә мәгълүмат соңарып килә. Укудан киткән студентлар өчен дә артык түләнгән акчалар әти-әнисенең пенсиясеннән тотылып калына.

Район Пенсия фонды идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев