Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Чурада яшәүче Мария Бибаевага бүген 90 тулды (+Фото)

Бүген Югары Чура авылыннан Мария Бибаева үзенең туксан яшьлек туган көнен билгеләп үтә. Юбилярны гомер бәйрәме белән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, район Советының гомуми бүлек җитәкчесе Миләүшә Фәйзрахманова, авыл җирлеге башлыгы Николай Михайловлар тәбрикләде. Туган көн иясенә Россия Президентының котлау открыткасы, район башлыгының Рәхмәт хаты, шулай ук истәлек...

Бүген Югары Чура авылыннан Мария Бибаева үзенең туксан яшьлек туган көнен билгеләп үтә. Юбилярны гомер бәйрәме белән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, район Советының гомуми бүлек җитәкчесе Миләүшә Фәйзрахманова, авыл җирлеге башлыгы Николай Михайловлар тәбрикләде. Туган көн иясенә Россия Президентының котлау открыткасы, район башлыгының Рәхмәт хаты, шулай ук истәлек бүләге тапшырылды.

Мария апа тормышның бар авырлыкларын үз җилкәсендә күтәрә. Өч яшьтән ятим калып, үги әни тәрбиясендә үсә. Китапханәдә, хуҗалыкта төрле эшләрдә эшли. Вагон төяргә дип читкә дә җибәрәләр. "Ни кушсалар, шуны эшләдек", - ди Мария апа үзе бу турыда. Бүгенге көндә ул энесе Николай абый белән гомер кичерә. Николай абыйның кызы Лена апа гаиләсе һәм социаль хезмәткәр Светлана Афанасьевалар - бүген өлкәннәрнең төп терәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев