Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа уку елына йомгаклау иншасы темаларының биш ачык юнәлеше билгеле булды

Чыгарылыш сыйныфларда йомгаклау иншасы 2014 елдан бирле үткәрелә. Чыгарылыш сыйныфларда йомгаклау иншасы уздыру мәсьәләләре буенча совет тарафыннан 2017-2018 уку елына иншасы темаларының биш ачык юнәлеше билгеле булды. «Россия 1» телеканалында йомгаклау иншасының юнәлеш темаларын Россия Мәгариф һәм фән министры О.Ю. Васильева һәм Россия Президенты киңәшчесе В.И. Толстой игълан итте. Бу...

Чыгарылыш сыйныфларда йомгаклау иншасы 2014 елдан бирле үткәрелә.

Чыгарылыш сыйныфларда йомгаклау иншасы уздыру мәсьәләләре буенча совет тарафыннан 2017-2018 уку елына иншасы темаларының биш ачык юнәлеше билгеле булды. «Россия 1» телеканалында йомгаклау иншасының юнәлеш темаларын Россия Мәгариф һәм фән министры О.Ю. Васильева һәм Россия Президенты киңәшчесе В.И. Толстой игълан итте. Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2017-2018 уку елына инша темаларының биш ачык юнәлеш темасы: «Тугрылык һәм хыянәт», «Битарафлык һәм ярдәмчеллек», «Максатлар һәм чаралар», «Батырлык һәм куркаклык», «Кеше һәм җәмгыять» («Верность и измена», «Равнодушие и отзывчивость», «Цели и средства», «Смелость и трусость», «Человек и общество»).

Чыгарылыш сыйныфларда йомгаклау иншасы 2014 елдан бирле, Россия Президенты күрсәтмәсен үтәү нигезендә, мөстәкыйль рәвештә Россия һәм дөнья әдәбияты әсәрләрен сайлап алып, укучыларда фикерләү сәләтен, фикерләрен анализлый һәм исбатлый белүне ачыклау максатыннан үткәрелә.

Ачык юнәлеш темалары кысаларында Рособрнадзор һәр сәгать поясы өчен аерым темалар әзерли. Алар имтихан көнендә мәгариф идарәләренә таратыла, дип яза tatar-inform.tatar.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев