Хәбәрләр

Травматологлар бозлавыкта дөрес егылырга өйрәтә

2 ноябрь төнендә Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә 7 кеше аяк-кулын сындырган. Сәбәбе - кискен суыклар башланып, юлларда бозлавык хасил булу, дип хәбәр итә "Түбән Кама" телерадиокомпаниясе. Бу уңайдан травматологлар сак булырга, аяк киеменең таймый торганын һәм үкчәсезен киеп йөрергә, егылганда аяк-кулларны буыннардан бөгеп, гәүдәне бераз алга игән хәлдә, ягъни дөрес...

2 ноябрь төнендә Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә 7 кеше аяк-кулын сындырган. Сәбәбе - кискен суыклар башланып, юлларда бозлавык хасил булу, дип хәбәр итә "Түбән Кама" телерадиокомпаниясе.

Бу уңайдан травматологлар сак булырга, аяк киеменең таймый торганын һәм үкчәсезен киеп йөрергә, егылганда аяк-кулларны буыннардан бөгеп, гәүдәне бераз алга игән хәлдә, ягъни дөрес итеп егылырга өйрәнергә киңәш итә.

Сезонында бетмәс-төкәнмәс чиратлар җыелган травмпунктта быел хәл тотрыклылана төште: Түбән Камага яшь кенә ике травматолог килде һәм инде эшкә кереште дә, дип вазгыятьне сурәтли шәһәр телевидениесе.

Татар-информ

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев