Хастаханәдәге кешеләрнең хәле уртача авырлыкта, дип бәяләнә.
Ростов өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, Новочеркасск шәһәрендә, шаурма ашап агулану нәтиҗәсендә, 36 кеше хастаханәдә ята, - дип яза "Газета.Ru".
Хәзерге вакытта Новочеркасск шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсендә 36 кеше ята, алар арасында ике бала да бар. Авыруларның хәле уртача авырлыкта, дип бәяләнә.
Авыруларга барлык дәвалау һәм диагностика хезмәтләре тулы күләмдә күрсәтелә.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев