Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шамил Әхмәтшинның үлеме бөтен район халкы өчен зур югалту – Кукмара районы башлыгы

Район башлыгы Сергей Димитриев сүзләренчә, Кукмараның шәһәр бистәсе статусы алуында Шамил Әхмәтшинның роле бик зур булган. (Казань, 4 июль, «Татар-информ», Мәрьям Насыйрова). Бүген Кукмара киез итек комбинаты директоры Шамил Әхмәтшин белән хушлаштылар. Район башлыгы Сергей Димитриев Шамил Әхмәтшинның үлемен бөтен район халкы өчен зур югалту дип атады. "Легендар шәхес иде....

Район башлыгы Сергей Димитриев сүзләренчә, Кукмараның шәһәр бистәсе статусы алуында Шамил Әхмәтшинның роле бик зур булган.

(Казань, 4 июль, «Татар-информ», Мәрьям Насыйрова). Бүген Кукмара киез итек комбинаты директоры Шамил Әхмәтшин белән хушлаштылар. Район башлыгы Сергей Димитриев Шамил Әхмәтшинның үлемен бөтен район халкы өчен зур югалту дип атады.

"Легендар шәхес иде. Кукмараның шәһәр статусын алуында да аның өлеше бик зур булды. Безнең өчен бик зур югалту. Шамил Әхмәтшин 90 елларда заводны саклап, бу өлкәдә эшләүче Россиядәге иң зур завод дәрәҗәсенә күтәрә алды. 450 кеше эшләгән заводны җитәкли иде бит ул.

Район башлыгы итеп билгеләнгәннән бирле аның белән гел киңәшләшеп эшләдек, үзенең фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерә иде. Дөрес уйлап, һәрвакыт урынлы сүзләр генә әйтә иде. Һәрвакыт элемтәдә тордык, телефоннан да гел аралаша идек. Нинди генә сорау булса да, мин аңа шалтыратам, ул миңа шалтырата. Аның белән бик якын аралаштык. Безнең өчен аксакал кебек иде ул.

Һәрвакыт киләчәккә планнар корып яшәде. Музейлар ясарга хыялланып йөри иде, авиацияне бик яратты ул, үзе аэродром да ясарга хыялланып йөри иде. Бөтен хыяллары бик зурдан иде. Кызганычка каршы, тормышка ашырып өлгерә алмады," - дип сөйләде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев