Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ренат, Эльмира, Дамир һәм Рамил исемнәрен тыелган исемлектән чыгаралар

Кыскартылган исемнәр тыелган исемлеккә кермәячәк. Моны балаларга гадәти булмаган исемнәр бирүне тыя торган закон проектына кертелгән төзәтмәләр дәлилли. Андый төзәтмәләрне икенче укылышка «Бердәм Россия» депутаты Айрат Фәррахов тәкъдим иткән. «Известия» газетасы бу хакта: алар, мөгаен, хупланыр, дигән мәгълүмат алган. Хупланмаган очракта, Татарстанда һәм Башкортостанда Ренат, Рамил, Дамир, Эльмира һәм башка...

Кыскартылган исемнәр тыелган исемлеккә кермәячәк. Моны балаларга гадәти булмаган исемнәр бирүне тыя торган закон проектына кертелгән төзәтмәләр дәлилли. Андый төзәтмәләрне икенче укылышка «Бердәм Россия» депутаты Айрат Фәррахов тәкъдим иткән. «Известия» газетасы бу хакта: алар, мөгаен, хупланыр, дигән мәгълүмат алган. Хупланмаган очракта, Татарстанда һәм Башкортостанда Ренат, Рамил, Дамир, Эльмира һәм башка исем-аббревиатуралар кушу тыелачак. "Известия" хәбәр иткәнчә, Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм закон чыгару буенча комитеты киләсе атнада сенатор Валентина Петренконың ата-аналарның балаларына исем сайлауда хокукларын чикләүне тәкъдим иткән закон проектына карата төзәтмәләр туплауны төгәлли. Кертелгән документ нигезендә, исем «саннардан, хәреф белән билгеләүләрдән, символлар яисә аларның комбинациясеннән, аббревиатуралардан, нормативта булмаган лексикадан, вазифалардан» торырга тиеш түгел. Шулай ук автор гадәти булмаган исемнең балага кыенлыклар китереп чыгарырга мөмкин булуын да билгеләп үткән. Шулай да исем-аббревиатуралар илнең кайбер төбәкләрендә таралган. Ул исемнәргә Ренат (Революция, наука, труд), Дамир (Да здравствует мировая революция), Ленар (Ленинская армия), Рамил (Рабочая милиция), Эльмира (Электрификация мира) керә. Татарстанның ЗАГС органнары мәгълүматлары буенча, 2016 елда шундый исемнәр биш меңләп балага кушылган, дип җиткергән «Известия» газетасына Айрат Фәррахов.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев