Район Советының чираттагы утырышы була
18 ноябрьдә 9.00 сәгатьтә район Советы бинасында өченче чакырылыш район Советының чираттагы унберенче утырышы чакырыла. Көн тәртибендә районыбызның 2017 елга социаль-икътисадый үсеше фаразы, районның 2017 елга һәм планлы 2018 һәм 2019 елларга бюджеты проекты (1нче укылыш), агымдагы елның 9 аена каралган район бюджетының үтәлеше барышы, җирле үзидарә органнарының хокукый актларының...
18 ноябрьдә 9.00 сәгатьтә район Советы бинасында өченче чакырылыш район Советының чираттагы унберенче утырышы чакырыла.
Көн тәртибендә районыбызның 2017 елга социаль-икътисадый үсеше фаразы, районның 2017 елга һәм планлы 2018 һәм 2019 елларга бюджеты проекты (1нче укылыш), агымдагы елның 9 аена каралган район бюджетының үтәлеше барышы, җирле үзидарә органнарының хокукый актларының законлылыгына прокурор күзәтчелеге, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең эшчәнлеге турында хисап, район Уставына үзгәрешләр кертү проекты (1нче укылыш), районда муниципаль хезмәт турында 2 санлы 28.01.2013 елгы район Советы карары белән расланган Кагыйдәнамәгә үзгәрешләр кертү проекты, район административ комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләр каралачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев