Район җитәкчесе хоккейчы кыз Фәнүзә Кадыйровага Рәхмәт хаты тапшырды(+фото)
Сәрдекбаш авылында туып-үскән, биш яшеннән тренер әтисе - шайбалы хоккей буенча укытучы Фәһим Кадыйров кул астында шөгыльләнгән Фәнүзә Кадыйрова кызлар арасында хоккей буенча Россиянең җыелма командасы составына кертелүе турында хәбәр иткән идек. 8 Март бәйрәме алдыннан район җитәкче аңа үзенең Рәхмәт хатын тапшырды. -Син әти-әниңнең генә түгел, районыбызның горурлыгы, кайларда...
Сәрдекбаш авылында туып-үскән, биш яшеннән тренер әтисе - шайбалы хоккей буенча укытучы Фәһим Кадыйров кул астында шөгыльләнгән Фәнүзә Кадыйрова кызлар арасында хоккей буенча Россиянең җыелма командасы составына кертелүе турында хәбәр иткән идек. 8 Март бәйрәме алдыннан район җитәкче аңа үзенең Рәхмәт хатын тапшырды.
-Син әти-әниңнең генә түгел, районыбызның горурлыгы, кайларда гына уйнасаң да, син Кукмара кызы булып каласың. Яшьләргә үрнәк булып торасың. Киләчәктә дә сиңа уңышлар, күп җиңүләр телим, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев