Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район башлыгы Кукмарада яшәүче Назирә Таҗиеваны юбилее белән котлады (фото)

Бүген поселокның Ворошилов урамында гомер кичерүче Назирә Таҗимөхәммәт кызы үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Җамалиева, тегү фабрикасы хезмәткәре дә үзләренең котлауларын ирештерделәр. Назирә апа тумышы белән...

Бүген поселокның Ворошилов урамында гомер кичерүче Назирә Таҗимөхәммәт кызы үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Җамалиева, тегү фабрикасы хезмәткәре дә үзләренең котлауларын ирештерделәр.

Назирә апа тумышы белән Кенәбаш авылыннан. Ул күп еллар Кукмара тегү фабрикасында эшләп лаеклы ялга чыккан.

Юбилярны без, редакция коллективы да, күркәм бәйрәме белән котлыйбыз, сәламәтлек, тыныч, имин тормыш телибез.

Алсу Идрисова хәбәре һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев