Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Полиция хезмәткәрләре “Нараткай” лагереның хәрби-патриотик сменасы ачылу тантанасында катнашты (фото)

Камышлы урманы буенда урнашкан "Нараткай" лагерендә "Көндезге күзәтчелек отряды" хәрби-патриотик юнәлештәге смена үз эшчәнлеген башлап җибәрде.

Сменаның ачылу тантанасында район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты. Район Эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев егет-кызларга үзенең изге теләкләрен ирештерде.

Смена комплекслы программа нигезендә эшләячәк. Патриотик тәрбия бирү, хәрби һәм спорт әзерлегенә аеруча зур игътибар биреләчәк. Шулай ук егет-кызлар автоматтан төз ату, тигез сафларда йөрү, кул сугышы буенча да үзләренең осталыкларын чарлаячак, шулай ук алар белән рухи-әхлак тәрбиясе буенча курслар уздыру да планлаштырыла.

Полиция хезмәткәрләре лагерьда ял итүчеләр белән төрле хокук бозуларга багышланган кисәтү әңгәмәләре уздырырга, спорт ярышлары оештырырга планлаштыралар, дип хәбәр итә район Эчке эшләр бүлеге сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев