Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Урал” хуҗалыгы җитәкчесе өлкәннәргә хөрмәтне зурдан кубып күрсәтә

Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән әби-бабаларыбыз, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан олы апа-абыйларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. "Урал" авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Хабибрахманов Газинур Хатим улы ул хөрмәтне зурдан кубып күрсәтә. Саллы гына пакетын да тутыра, чәй табынына да...

Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән әби-бабаларыбыз, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан олы апа-абыйларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. "Урал" авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Хабибрахманов Газинур Хатим улы ул хөрмәтне зурдан кубып күрсәтә. Саллы гына пакетын да тутыра, чәй табынына да дәшә. Олыяз мәдәният йортында уздырылган бәйрәм кичәсендә Олыяз, Балыклы Казаклар авылларыннан өлкәннәр чакырылган иде. Бәйрәм өлкәннәр катнашында, үзешчән артистлар әзерләгән концерт программасы белән үрелеп барды. Өлкәннәр Халисә әби теләгенә кушылып: " Бу дөньядагыларга киңәшче, мәңгелектәгеләргә догачы булып яшәргә язсын! Газинурыбызга тазалык, исәнлек бир, Я Раббым!",- дип дога кылып таралышты.

Алсу Баһабиева хәбәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев