Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нинди явызлык! Нурминкә яр буендагы боздан ясалган "йорт"ларны җимерә башлаганнар (фотолар)

Кукмараның Нурминкә яр буе быел әкияти матурлыкка күмелде. Боздан Кар бабай мәйданчыгы да төзегәннәр иде. Анда кышкы каникуллар чорында балалар өчен күңел ачу чаралары үткәрү планлаштырыла. Әмма инде әлеге мәйданчыктагы "йорт"ларны җимерә дә башлаганнар. Аларны булдыру өчен никадәр хезмәт, көч кирәк, ләбаса. Ничек итеп куллары күтәрелә икән? Әлеге начарлыкны чит...

Кукмараның Нурминкә яр буе быел әкияти матурлыкка күмелде. Боздан Кар бабай мәйданчыгы да төзегәннәр иде. Анда кышкы каникуллар чорында балалар өчен күңел ачу чаралары үткәрү планлаштырыла. Әмма инде әлеге мәйданчыктагы "йорт"ларны җимерә дә башлаганнар. Аларны булдыру өчен никадәр хезмәт, көч кирәк, ләбаса. Ничек итеп куллары күтәрелә икән? Әлеге начарлыкны чит районда яшәүчеләр килеп эшләми, үзебезнекеләр "булдыра".

Әлеге "йорт"лар матур булып ерактан балкып торсыннар өчен боз эчендә ут чыбыклары да калдырылган иде. Аларны электрга тоташтыра торган өлешен дә кисеп, йолкып алганнар. Бу тормышта бер әйбер дә эзсез югалмый, һәр начарлык, эшләгән зыян меңе белән кайта. Шул турыда онытмасак иде.

Лилия Нургалиева хәбәре һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев