Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ни өчен Шепшеңәрдә балалар мәктәп ишегалдындагы мәйданчыкта уйный алмый? (сорау-җавап)

Безнең Шепшеңәр авылы зур түгел. Авылда балалар саны да әз. Башлангыч мәктәптә ике бала укый. Шәһәрдән балалар кайткач, бала-чага саны арта, билгеле. Җәй каникул чоры булгач, балалар гел урамда, әмма аларга авылыбызда уйнар урын юк. Менә минем дә оныкларым кайттылар. Мәктәп ишегалдына үзара салым акчасына турник һәм атынгычлар ясап куйганнар...

Безнең Шепшеңәр авылы зур түгел. Авылда балалар саны да әз. Башлангыч мәктәптә ике бала укый. Шәһәрдән балалар кайткач, бала-чага саны арта, билгеле. Җәй каникул чоры булгач, балалар гел урамда, әмма аларга авылыбызда уйнар урын юк. Менә минем дә оныкларым кайттылар. Мәктәп ишегалдына үзара салым акчасына турник һәм атынгычлар ясап куйганнар иде. әмма ишегалдына керергә ярамый, капкасында йозак тора. Балалар анда кереп уйнарга тиештер бит инде ул? Шул сорауга газета аша җавап аласым килә.

Әби кеше

Әлеге сорауга Дусай авыл җирлеге башлыгы Фирая Гарифуллинадан түбәндәге җавапны алдык.

- Шепшеҗәр авылы уен мәйданчыгына авыл җирлегенең 2016 елның өстәмә керемнәре исәбенә ике атынчык, ике эскәмия ясаткан идек. Авыл халкының соравы буенча аны башлангыч мәктәп ишегалдына урнаштырырга уйладык. Мәктәп бакчасын саклау йөзеннән башлангыч мәктәп директоры ишегалдын биктә тота. Аның белән сөйләшү булды. Балаларга керү өчен уен мәйданчыгына ишек ачылачак һәм алдагы елларда уен мәйданчыгы яңартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев